Сабинский

Корпункт:

РТ, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. З.Юсупова д. 47.

МБУ "Сабинский централизованной краеведческий музей"

Время работы:  Ежедневно с 8.00 до 16.30, кроме субботы и воскресенья.

Сабинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Саби́нский райо́н (тат. Саба районы) — муниципальный район на севере Республики Татарстан.

РАЗВЕДЧИК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашкан көннәрдә тагын бер тарихи истәлек – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхелислам Гали улы Галиевның хаты белән таныштырабыз. Көек авылында гомер кичергән ветеранның хатын Сабада яшәүче оныкчыгы Әдилә Шәфыйкова китерде. Газетабызның алдагы саннарында урнаштырылган хатлардан аермалы буларак, Шәйхелислам Галиевның хаты сугыштан түгел, туган якларына кайткач язылган. Разведчик якташыбыз сугышта күргән хатирәләренең бер өлешен килер буыннарга истәлек итеп язып калдырган. Көек авылында матур гомер кичереп, тормыш иптәше Рәисә белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.

ОЗЫН ГОМЕР – АЛЛАҺЫ БҮЛӘГЕ

Корпункт: 

4 майда Байлар Сабасының иң өлкән кешесе Сара Җәләли кызы Зиатдинова бер гасыр гомер кичереп, 100 яшен тутырды. Әлеге күркәм бәйрәм юбилярның якыннары өчен генә түгел, район күләмендә истәлекле вакыйгага әйләнеп, йөзъяшәрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

Минтинг

Корпункт: 

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинглар үткәрелде. Бәйрәмдә Саба районы депутаты, Сабагаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов И.И., Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г,Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г.

Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг

Корпункт: 

8 май көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды. Митинг "Үлемесз полк" акциясе белән башланып китте. Ветераннарны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. котлады. Бәйрәм сугышчан патриотик җырлар, биюләр, шигырьләр белән дәвам итте.-

Җиңү көне белән!

Корпункт: 

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Җиңү бәйрәме кысаларында ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган гражданнарга һәм Шемордан поселогындагы “Балкыш” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү үтә торган гражданнарга бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

9 Май бәйрәме белән котлау

Корпункт: 

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге булекчәсе, исәптә торган 47 тыл ветеранын Бөек Ватан сугышы тәмамлануына 73 ел тулу уңаеннан тәбрикләп уздылар. Шулай ук аларга азык-төлек пакеты һэм дә мәктәп Саба гимназия укучылары көче белән эшләнгән открыткалар таратылды.

Җиңү көне белән!!!

Корпункт: 

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, райондашлар! 9 Май - тантаналы, һәркем өчен бик кадерле һәм шул ук вакытта сагышлы бәйрәм. Ул, иң элек, безгә якты күк йөзе һәм имин тормыш бүләк иткән каһарманнарыбызны искә алу көне. Сезнең Бөек Җиңүне якынайтуга куйган хезмәтегез бәһасез. Без тыныч тормышта яши һәм хезмәт итә алсын өчен, фашизмны тар-мар итүдә яу кырында,тылда илебез халкы бәяләп бетергесез зур өлеш кертте.

Җиңу көненә багышланган түләү

Корпункт: 

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Саба районыннан 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 сугыш ветераны һәм инвалиды 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү алачак.

Тыл ветераннарын котлау

Корпункт: 

Олыяз мэмэният йорты хезмэткэрлэре балалар белэн тыл ветераннарынын ойлэренэ йореп бэйрэм белэн тэбриклэделэр. Аларга котлау открыткасы, бэйрэмгэ чакыру кэгазе тапшырдык.

Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион йөгерү ярышы

Корпункт: 

6 май көнне Сабинка елгасының яр буенда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион йөгерү ярышы узды. Ярышларда 80 нән артык спортчы стартка чыкты. Ачылу һәм бүләкләү тантанасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М. Р. Ишниязов үткәрде. Ул, шулай ук иң өлкәненә катнашучыга Вафи Ибатуллинга акчалата бүләк тапшырды. Ярышлар нәтиҗәләре: Кызлар: 1 урын- Хәбирова Сабина, 2 урын-Сөләйманова Камилә, 3 урын-Судакова Снежана Хатын-кызлар-18-29 яшь: 1 урын Галәмутдинова Язилә, 2 урын Хафизова Альбина,