Сармановский

Корреспондент:

Хамитова Г.И.

Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97,  lady.cashipova@yandex.ru

Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)

Сармановский муниципальный район Республики Татарстан

Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.

"Җиңү тәрәзәләре" акциясе

Корпункт: 

Бөек Җиңү көне алдыннан илебез күләмендә күптөрле акцияләр үткәрелә. Аларга мәктәп укучылары да теләп кушылалар. Җәлил икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылып, үзләре ясаган рәсемнәр , эшләнмәләр белән өй тәрәзәләрен бизәделәр.

Ветераннарны котлап

Корпункт: 

Районда «Ветеранга бүләк» һәм «Ветеран йорты янында Парад» бәйрәм акцияләре кысаларында сугышта катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Гөлшат Салихова, башлангыч бүлек секретарьлары, партия һәм мәдәният бүлеге активистлары котладылар. Фәрит Хөснуллин һәр ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Тантаналы шартларда ул Җиңү хаты, азык-төлек җыелмалары һәм чәчәкләр тапшырды.

Ләке авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг

Корпункт: 

Ләке авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Иң элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды. Тантанага җыелучыларны авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Лилия Иван кызы һәм Ләке авыл җирлеге Советы депутаты Ризатдинов Рамил Риф улы котладылар, ветераннарга, бәйрәмдә катнашучыларга матур теләкләр теләделәр. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар коллективы концерт номерлары белән сөендерделәр. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.

Ветеранны котлап

Корпункт: 

Яшь гвардеечылар район җитәкчеләре белән бергә илкүләм үткәрелгән акцияләрдә катнашып, сугышта катнашкан якташларыбызны котладылар. Куҗак авылында яшәүче Габделәхәт Исмагилов укучыларга үзенең яшьлек еллары турында сөйләде, кызыксындырган сорауларына җавап бирде, ""Иң мөһиме сугышлар кабатланмасын, тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез, диде ветеран.

Мортыштамакта Хәтер бакчасы үсәчәк

Корпункт: 

Мортыштамак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтү максатыннан “Хәтер бакчасы” экологик акциясе үтте. Мәктәп укучылары көче белән утыртылган карагайлар үскәч, бервакыт ул урында матур парк барлыкка килер. - Сарман урманчылыгы 1000 төп карагай бирде. Әле тагын үсентеләр алырга планлаштырабыз. Киләчәктә бу урынны агачлар белән әйләндереп алып, ял паркы ясарга ниятлибез, - диде авыл җирлеге башлыгы Илдар һадиуллин.

Районда Җиңү диктантын яздылар

Корпункт: 

“Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” дигән Бөтенроссия тарихи диктант акциясе үткәрелде. Аннан сарманлылар да читтә калмадылар. Алар ике мәйданчыкта – Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә Җиңү диктантын яздылар. Акциядә район, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, укучылар һәм барлык теләгән кеше катнашты.

Яппарова Мөслимә апа 90 яшен күтәренке кәеф белән каршылый

Корпункт: 

Күңел күтәренкелеге, тормышка позитив караш, уен-көлке, юмор хисе, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәү - аңа хас асыл сыйфатларның берничәсе генә. Өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергән Ана бүген онык-оныкчыклары белән горурланып яши. Ветеранга бүген 90 яшь тулды. Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе үтте

Корпункт: 

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары, Җиңү көне алдыннан, территорияне төзекләндерү айлыгы кысаларында, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар, балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә 70төп нарат утырттылар. Үсентеләрне утыртуда Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. һәм авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Р. Н. һәм Зиннәт Хәсәновның туганы Алмас абый Якупов катнаштылар.

Сарман муниципаль районының Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котладылар

Корпункт: 

Районыбызда сугыш ветераннары саны елдан-ел кими. Алар үзләре белән бер тарихи чорны алып китәләр. Сугыш афәтләренең тере шаһитлары булган әби-бабайларыбыздан бары истәлекләре генә калып бара. Шуңа күрә ветераннарыбызны зурлау, хөрмәтләү үзе бер мәртәбә. Сарман муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

"Җиңү диктанты-2021" акциясе

Корпункт: 

Җәлил гимназиясе базасында халыкара "Җиңү диктанты-2021" акциясе узды. Диктант язуның төп максаты - Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне сынап карау һәм аны тирәнәйтү, Бөек жиңүнең әһәмиятен халыкка житкерү. Диктант тест формасында 25 сораудан торды аны үтәүгә 45 минут вакыт бирелде. Бар теләгән кеше әлеге чарада катнашып белемнәрен тикшерделәр, үзләрен сынап карадылар. Барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәделәр.