Сармановский

Корреспондент:

Хамитова Г.И.

Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97,  lady.cashipova@yandex.ru

Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)

Сармановский муниципальный район Республики Татарстан

Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.

Җәлил бистәсендә Хәтер көне

Корпункт: 

22 нче июнь көнне, моннан 78 ел элек, Гитлер Германиясе илебезгә явызларча басып керде. Шушы уңайдан Җәлил бистәсендә Дан мемориалы янында митинг оештырылды. Ял һәм хезмәт лагеры балалары да митингта катнашты. Балалар Хәтер көненә багышлап рәсемнәр ясадылар, сугыш турында әнгәмә дә үткәрелде.

Кайгы һәм Хәтер көне

Корпункт: 

22 июнь – Кайгы һәм хәтер көнендә Зур Нөркәй мәдәният йорты хезмәткәрләре җирлектә яшәүче ветераннарны хөрмәтләделәр. Алар тыл ветераннарының өйләрендә булдылар, алар турында видеоязмалар әзерләделәр. Бу язмалар кичен илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында үткәрелгән чарада күрсәтелделәр. Шушында ук "22 июнь – Кайгы һәм хәтер көне" дип исемләнгән видеороликлар тезмәсе дә күрсәтелде. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова "Йөрәктәге эзләрне еллар җуя алмас" дигән темага чыгыш ясады. Соңыннан чарада катнашучылар хәтер шәмен кабыздылар.

Сарманда Хәтер көне

Корпункт: 

Сарманлылар Хәтер көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан район үзәгендәге Ял паркында илебез азатлыгы өчен баш салганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста булдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә тәкыялар салдылар. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов сәламләде, кыскача Бөек Җиңүнең әһәмиятенә тукталды.

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага кичә 100 яшь тулды

Корпункт: 

Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, истәлек бүләкләре тапшырды. Өч дистә елдан артык абыстай хезмәте башкарган, авылдашларын соңгы юлга озатуда зур ярдәм иткән Зәкия апа бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый, бик чиста, пөхтә. Ул – сәяси репрессия корбаны да.

95 яшендә бәлеш сала, кар көри Рәйсә апа

Корпункт: 

Моннан биш ел элек бу йортта булып, гаҗәпләнеп тә, сокланып та кйткан идек.Иске Имән авылында яшәүче Сибгатуллина Рәйсә Хәертдин кызына 95 яшь тулган. Ягымлы йөзле, көлеп торган күзләр. Кайгысын да күп күргүн, шатлыгын да мулдан биргән аңа язмыш. Әмма төшенкелеккә бирелми, нык хәрәкәтчән әле ул. Бик яшьли кул арасына кереп, хезмәттә чыныгып. авырлыклардан курыкмыйча үсә ул. 12 яшендә укудан туктый, белемгә омтылышы, зиһене көчле булса да, сәбәпләре була. У чакта эшнең авыры - җиңеленә бүлешеп торыш юк бит.

Бүген Чукмарлы авылында яшәүче Галләмова Хәтимә Әгълиулла кызына 90 яшь тулды.

Корпункт: 

Чукмарлы авылында яшәүче Галләмова Хәтимә Әгълиулла кызы ачык йөзле, җор телле, тапкыр сүзле ветеран. Юклык белән барлыкны, авырлык белән җиңеллекне чагыштырып карыйлар да, шөкерана кылалар, ил-көнгә тынычлык телиләр ветеран.

Һәйкәлләрдә кеше Хәтере

Корпункт: 

Быел илебез халкы Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан район халкы да истәлекле датаны лаеклы каршы алу өчен әзерлек эшләре алып бара. Саклаубаш авыл җирлегендә, мәсәлән, үзара салым акчасына Саклаубаш авылында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлне яңарттылар. - Һәйкәлне тышладык, территориясенә брусчатка җәйдердек, исемлекне яңарттык, - ди Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина. Ә җирлеккә кергән Өчөйле Саклау авылында батырлар истәлегенә өр-яңа һәйкәл салынды.

Ветеранны юбилее белән котлап

Корпункт: 

Шәрләрәмәдә яшәүче Вәсимә апа Сабирҗановага ике бәйрәм бергә килде. Аны олы юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, балалары, якыннары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Ветеранны зурлап

Корпункт: 

Яу кырында үз-үзен аямый көрәшкән, тыныч тормышта да намуслы хезмәт иткән, алтын куллы балалар тәрбияләгән Гайсә абыйны авылдашлары зур хөрмәт белән искә алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина тантананы ачып, кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады, ветераннар йортларына мемориаль такталар элүнең традициягә әвереләчәген әйтте (аңа узган елда Шәрләрәмәдә старт бирелгән иде).

Ветеранны зурлап

Корпункт: 

Шәрләрәмә авылында гомер иткән сугыш ветераны Гайнетдинов Мөхәммәт абыйның йорты диварына тантаналы төстә мемориаль такта эленде.