Сармановский

Корреспондент:

Хамитова Г.И.

Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97,  lady.cashipova@yandex.ru

Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)

Сармановский муниципальный район Республики Татарстан

Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.

Тыл хезмәтчәннәренә җылы оекбашлар тапшырдылар

Корпункт: 

Сарман районы Матбугат үзәге оештырган “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе кысаларында, Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәткәрләре: әбиләр һәм апалар бәйрәмгә бүләккә җылы оекбашлар алдылар. Аларны бәйләүгә өлеш керткән райондашларга без зур рәхмәтле. Бердәм башкарган игелек ветераннарыбызның йөзенә шат елмаю, бәйрәм кәефе өстәде. #увойнынеженскоелицо

Патриотик хисләр тәрбияләү-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычларының берсе

Корпункт: 

Патриотик хисләр тәрбияләү-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычларының берсе, ул үз эченә якын кешеләргә, туган шәһәргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Шундый формаларның берсе- «Аҗаган»хәрби-спорт уенын үткәрү. Патриотик айлык кысаларында Сарман районы Күтәмәле гомуми белем бир мәктәбендә «Аҗаган»спорт уены үткәрелде. Илебезнең хәрби тарихы геройлар, романтика, чын патриотизм белән тулы, кызыклы вакыйгаларга бай, гаҗәеп, уникаль шәхесләргә бай.

Якташларыбызның батырлыгын искә алып

Корпункт: 

Сугыш һәм хатын-кыз төшенчәләре тәңгәл килми сыман. Ләкин Бөек Ватан сугышы хатын-кызларны да, балаларны да үз эченә өермәдәй бөтереп алган. Сарман районыннан байтак хатын-кыз якташларыбыз бу өермә эчендә калгән. Алар аш пешерүчеләр, элемтәчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм башка бик күп вазыйфалар үтәп Җиңүне якынайтуга көч куйганнар. Шушы батыр якташларыбызны искә алып, "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" акциясенә кушылып китапханәләрдә, музейларда, мәктәпләрдә төрле чаралар, күргәзмәләр уза. Хатын-кызларыбызның батырлыгы, сабырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.

Ветераннар янында кунакта

Корпункт: 

Сарман районы "Жәлил гимназиясе"нең 8нче Б класс укучылары "Оныклар кунакка" акциясендә катнашып тыл ветераннары: Вәлиев Мордагали Сәит улы, Зәһидуллин Мөҗәһит Мирзагит улын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Укучылар узләре белән буләкләр дә алып бардылар. Балалар өлкәннәрнең тормыш юллары белән кызыксынып сораулар бирделәр, сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар. .

Сугыш батырлар искә алып...

Корпункт: 

Сарман районы Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары " Мин-хәтерлим!” акциясендәкатнаштылар. Укучылар ул көнне Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үз халкының бөек батырлыкларына карата хөрмәт һәм рәхмәт белдерделәр. Укучылар геройлар хөрмәтенә обелиск янына чәчәкләр салдылар.

Җырга әйләнгән исем

Корпункт: 

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып. Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык”, - дигән Муса Җәлил. Бүген бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтте. Сарман районы А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә бөек шагыйрьнең 115 еллыгына багышланган “Җырга әйләнгән исем” дигән музыкаль-шигъри кичә уздырды.

Хәрби һөнәрләр

Корпункт: 

Балалар күңелендә патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан балалар бакчаларында төрле чаралар оештырыла. "Хәрби һөнәрләр" темасына үткәрелгән шөгыль кысаларында балалар "Танып бел" , "Командир" уеннары аша хәрби һөнәрләр, аларның киемнәре белән таныштылар."Кем җитез" уен-эстафетасы вакытында хәрбиләрчә җитезлек, кыюлык сыйфатлары ачыкланды, балаларда Ватан сакчыларына карата хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләнде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Хәлимовка ярдәм

Корпункт: 

Сарман гимназиясендә "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, патриотик тәрбия бирү максатыннан Яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлимов Мисхат Хәлим улының хуҗалыгында ярдәм күрсәттеләр: кар көрәделәр, ишек алдындагы бозны чаптылар. Мисхат абзый аларга сугыш чорында, сугыштан соң булган авырлыклар хакында сөйләде.

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм

Корпункт: 

Сарман районы Җәлил бистәсендә урнашкан "Аленушка" балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен үткәрү бер матур традициягә әверелде. Ел саен балаларыбыз аның шигырьләрен, җырларын бик яратып өйрәнәләр, әдәби әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Быел да тырыштык- матур һәм зур бәйрәм үткәрдек. Балаларыбыз шагыйрьнең әсәрләре аша әдәпле, тәртипле, батыр, Ватанга тугрылыклы булырга өйрәнәләр.Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге турында байтак мәгълүмат беләләр.Шулай булгач, киләчәгебездә өмет бар. Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә!

Патриотик айлык

Корпункт: 

Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан Сарман районы Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә гражданлык-патриотик айлык уза. Айлык кысаларында Батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре уза. Шул ук вакытта укучылар тигез рәт белән йөрүдә, матур итеп күмәк җыр башкаруда ярыштылар. Командалар тигез, марш адымы белән атлап бөтен мәктәп алдыннан уздылар, үзләренең илне сакларга әзер икәнен күрсәттеләр. Мондый ярышлар - ул ярыш кына түгел, ә коллективның бердәмлеге күрсәткече дә. Барлык отрядлар да үзләренең хәрби әзерлекләрен күрсәтә алдылар.