Спасский

Корреспонденты:

— bolgarbiblio (Бедова Марина), МБУ "Межпоселенческая центральная библиотека" Спасского муниципального района РТ, ул.Хирурга Шеронова, д.19, тел. 8 (84347) 30441, bolgarbiblio@mail.ru

— Мидхатов Ильхам ilkhamm@mail.ru

Спасский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.

Сокланырлык гомер

Корпункт: 

Олы яшьтәге кешеләр белән аралашу һәрвакыт күңелдә тирән эз калдыра. Зур сынаулар үтеп тә, замана авырлыкларына бирешмичә, бөтен кыенлыкларны үз җилкәсендә күтәргән бу кешеләрнең түземлелегенә гаҗәпләнеп бетә алмыйсың.

Унынчы дистә белән бара

Корпункт: 

Өлкәннәр көне алдыннан Бураково урта мәктәбенең 9 класс укучылары иң өлкән яшьтәге авылдашлары Степанида Спиридоновна Быстрова янына кунакта булдылар. Ул зур тормыш юлы үткән, быел аңа 91 яшь тула. Хезмәт ветераны балаларга башыннан үткән хәлләр турында сөйләде. Ачлыгын – ялангачлыгын, сугыш чоры, аннан соңгы авырлыкларны күп күргән ветеран белән аралашу балаларга нык тәэсир итте.

Абдулла исемле була… сугыш вакытында булган бер хәл

Корпункт: 

Мин сезгә сугыш вакытында булган гаҗәеп бер хәл турында сөйләргә булдым. Ул Бөек Ватан сугышы елъязмасына тагын бер онытылмас хатирә булып кереп калыр дип уйлыйм.

Фронтовик тырмыш юллары - Кулагин Иван Петрович

Корпункт: 

Моннан берничә ел элек вафат булган Иван Петрович Кулагинны безнең шәһәребездә күпләр яхшы белгәндер. Ул бик абруйлы кеше иде. Сугыш ветераны Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларның берсендә каты яралана. Әнисенә улының һәлак булуы турында ашыгып хәбәр җибәрәләр. Бу кайгыны ана йөрәге күтәрә алмый. Ә солдат исә савыгып аякка баса һәм сугыштан соң да озак еллар тулы тормыш белән яши.

Бер гасырлык гомер! Маһибәдәр Галимова

Корпункт: 

Чәчәкледә яшәүче Маһибәдәр әби Галимова – райондагы иң өлкән кешеләрнең берсе. Үзенең сөйләве буенча, йөзнең теге ягына ул узган ел чыккан булырга тиеш.

Нина Степановна Логинованы – 90 яшь тулуы белән котлап

Корпункт: 

27 гыйнварда Спасс муниципаль район башлыгы урын басары Тюнев Сергей Иванович - Нина Степановна Логинованыпоздравил 90 яшьулуы белән котлады. Нина Степановныга РФ Президентыннан Владимир Владимирович Путинын котлау открыткасын тапшерды, hэм район башлыгы Камиль Асгатович Нугаевтанда, hэм бутян булякляр. Шулаюк Тюленев Михаил Алексеевич - район ветеран оешмалары советы хезмәт ветераннары рәисе котлады.

Икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү рейдлары үткәрделәр

Корпункт: 

Өлкәннәргә ярдәмгә Икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү рейдлары үткәрделәр. Укучылар үзләре шефлыкка алган ветераннар, сугыш ветераннарының тол хатыннары, элеккеге укытучылар янында булдылар. Шулай итеп, кы- рыкка якын кешегә хуҗалык эшләрендә, кар чистартуда ярдәм иттеләр. Ветераннар мондый ярдәмгә бик тә сөенделәр.

Күркәм юбилеен билгеләп үтте

Корпункт: 

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол хатыны Татьяна Андреевна якыннары арасында үзенең юбилеен билгеләп үтте. Тормышындагы шушы истәлекле вакыйга белән ветеранны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады һәм аңа чын күңелдән сәламәтлек, имин, тыныч тормыш, бәхетле картлык теләделәр.

Хезмәт ветераннары Рәхилә Әһли кызы Мотыйкованы – 90 яшь

Корпункт: 

Район ветеран оешмалары советы 13 гынйварда хезмәт һәм тыл ветераннары Рәхилә Әһли кызы Мотыйкованы 90 яше тулуы белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы тели. Бу зур юбилейңа-бәйрәмнәрегезгө туганлар һәм дуслар җыелып белән ихлас котлап, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын гомер теләделәр.

Якты эз калдырды

Корпункт: 

Күптән түгел генә Ким халкы күңелендә якты эз калдырган элеккеге хезмәттәшебез Леонид Алексеевич Панков арабыздан китте. Чын остаз, олы йөрәкле кеше турында газета укучыларга да бераз сөйлисем килә. Леонид Алексеевич гомеренең кырык елын укытучылык эшенә багышлады. Куйбышев педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, ул Тракторный поселогындагы башлангыч мәктәптә, Куралово җидееллык мәктәбендә укыта, армиядә хезмәт иткәннән соң, Ким поселогында яшәүче әти-әнисе янына кайта.