Спасский

Корреспонденты:

— bolgarbiblio (Бедова Марина), МБУ "Межпоселенческая центральная библиотека" Спасского муниципального района РТ, ул.Хирурга Шеронова, д.19, тел. 8 (84347) 30441, bolgarbiblio@mail.ru

— Мидхатов Ильхам ilkhamm@mail.ru

Спасский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Спа́сский райо́н (тат. Спас районы) — муниципальный район на юго-западе Республики Татарстан.

9 декабрьдә безнең илебездә Ватан батырлары көне билгеләп үтелә.

Корпункт: 

Бу көн Россия Президенты тарафыннан 2007 елда расланды. Ул безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки ул сугышчан батырлык тарихын һәм төзелгән көннән алып, хәзергә кадәр Россия армиясе батырларын үзенә берләштерә.

Үткәннәр онытылырга тиеш түгел

Корпункт: 

Алдан хәбәр ителгәнчә, районыбызның эзтабарлары һәм Татарстанның “Ватан” берләшмәсе” региональ яшьләр оешмасы узган елның октябрь аенда Әҗмәр авылыннан ерак түгел Гражданнар сугышында һәлак булган солдат җәсәдләрен таптылар. Аннары шул ук урында эзләү эшләре дәвам итте. Нәтиҗәдә бүгенге көндә 31 кешенең җәсәде табылган.

Бер гаилә тарихыннан

Корпункт: 

Әлеге язма сугышка кадәр туган авылым Көектәге зур гаилә тарихын ачыкларга ярдәм итәчәк...Гайнетдинова Хәбирә апаның истәлекләреннән: “Безнең нәселнең ерак бабайлары һәм Сираев Мәсгут абыеңның ерак бабайлары Көеккә каяндыр башкорт ягыннан күченеп килгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышында минем ирем – Гайнетдинов Мәсгутнең әтисе һәм Сираев Мәсгут абыеңның әтисе әсирлеккә төшәләр. Мәсгутнең әтисе авырып китә һәм аңсыз ята. Аны мәетләр янына чыгарып куялар. Анда ул аңына килеп, чокырдан шуышып чыга да кача.

«Хәзерге тормышым бик рәхәт...”ди ул

Корпункт: 

Ольга Петровна гаиләсе белән гомер буе Аграмак авылында яши. Болгарга күчеп килүенә әле биш кенә ел. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак, аңа моннан фатир бирәләр. Фатиры да үзе кебек көлеп тора сыман, иркен, чиста, җыйнак фатирда уңган хуҗабикә кулы сизелә...

Олы тормыш юлы үткән ветераннар

Корпункт: 

Күптән түгел Дала Йорткүл һәм Никольск авылында яшәгән Хәлимә апа Зарипова белән Евдокия Алексеева туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Ерак юллар аларны куркытмый

Корпункт: 

Шимбә көнне Болгарда “Мото 116 ru” Интернет сообществога керүче байкерларның яки мото.форумчыларның чираттагы очрашуы булды. Безгә Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән, шулай ук Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100гә якын мотоциклчы килде. Шул исәптән безнең шәһәрдән дә биш кеше бар иде. Очрашуда катнашучыларның зур колоннасы шәһәр урамнарыннан үтеп, үзәк мәйданда тукталдылар, биредә аларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев каршы алды һәм котлады.

Икесе дә пар килгән...

Корпункт: 

Иж-Борискино авылында яшәүче Нина һәм Николай Березкиннар күптән түгел үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар илленче елларда өйләнешкән. Николай Иванович тумышы белән Поповкадан (бу авыл инде күптән юк), ә Нина Ильинична Фадеевкадан булса да, Березкиннар Иж-Борискинога барып төпләнә. Үз көчләре белән йорт (әле дә булса шунда яшиләр) тергезәләр. Җиң сызганып абзар-кура төзеп куялар, мал-туар асрый башлыйлар.

Аларның батырлыгы онытылмас - Хафизов Һидият, Тәхәүтдинов Нурулла

Корпункт: 

Мин туганда ул вафат иде инде. Аны якыннан белмәсәм дә, дәү әтиемнең әтисе – карт дәү әтием белән чынлап торып горурланам.

Илгә кайгы китергән көн

Корпункт: 

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг булды.