Верхнеуслонский

Корпункт:

 МБУ «Краеведческий музей Верхнеуслонского муниципального района» 

 Ответственный за корпункт:    Шагиахметова Мария Сергеевна

Адрес : РТ, с. Верхний Услон, ул. Советская,д. 22., 

Телефон- 8(84379)2-23-97, uslon.museum@mail.ru 

Верхнеуслонский муниципальный район Республики Татарстан

Верхнеусло́нский райо́н (тат. Югары́ Осла́н районы́) — муниципальный район на западе Республики Татарстан

Федина Анастасия Николаевна - безнең юбиляр.

Тыл ветераны Федина Анастасия Николаевнаны 90 яшь тулу уңаеннан Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Котков, район ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая һәм район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Никитина котладылар. Марат Галимҗан улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткасын укыды , котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Югары Ослан районы Туган якны өйрәнү музее фондлары тулыланды.

Шушы көннәрдә туган якны өйрәнү музее фондлары уникаль предметлар белән тулыланды. 1942 елның апрелендә Кызыл Октябрь торак пункты янында һәлак булган якташыбыз Минейчев Николай Александровичның шәхси әйберләре музейга тапшырылды. Николай Александровичның туганнары музейга аның гаиләсенә язган фронт хатларын һәм фронтовикның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, адресы язылган язу салынган капсула тапшырдылар. Бу капсулалар бик сирәк саклана, әмма бу капсула сакланып кына калмый, ә андагы язуларны укып та була.

Югары Осланда Афанасьев Иван Илларионовичны юбилее белән котладылар

Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова тыл һәм хезмәт ветераны, Соболевский авылында яшәүче Афанасьев Иван Илларионовичны 90 яшь тулу уңаеннан котладылар. Иван Илларионовичка истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйтелде, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.

90 яшьлек юбилей белән котлау

Югары Ослан районы Татар Борнашы авылында яшәүче Гаврилина Анна Егоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Россия Президенты Котлау телеграммасын, район башлыгы исеменнән бүләкләрне юбилярга район башлыгы урынбасары Сегей Осянин тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин , җирле ветераннар Советы рәисе Дадыкина Г.Я. юбилярны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Петров Владимир Петровичка 90 яшь тулды.

Петров Владимир Петровичка 90 яшь тулды. Олы яшенә карамастан, Владимир Петрович үзен яхшы хис итә. Ветеранны котларга Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары С. В. Осянин килде, ул Владимир Петровичка бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырды. Дәүләт башлыгы котлавында һәр ветеранның Җиңүгә керткән өлеше билгеләнгән: "Сез легендар җиңүчеләр һәм төзүчеләр буыны кешеләре , зур сынауларны намус белән уздыгы,з илне торгыздыгыз ".

Валентина Алексеевна Токанинаны 90 яшьлек юбилее белән котлау

2017 елның 18 нче августында 90 яшьлек юбилее белән Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Токанина Валентина Алексеевнаны Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль район Башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, Ветераннар Советы әгъзасы Фатыйх Хикматуллин, шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар.

Юбиляр Павел Семенович Березкинга РФ Президенты В.В Путин исеменнән котлаулар тапшыру

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тыл хезмәткәрләре лаеклы өлеш кертте. Сугышның беренче көннәреннән алар "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен"лозунгы астында эшләделәр. Шушы көннәрдә тыл ветераны, Куралово авыл җирлегендә яшәүче Березкин Павел Семен улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу мөһим һәм шатлыклы вакыйганы тыл ветераны туганнары, якыннары белән каршылады.

Хәтер көне

22 июньдә Югары Ослан авылында Хәтер һәм искә алу көненә багышланган митинг узды. Митингта Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Фәридә Янтыкова, Ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, район предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты.

Югары Осланда "Хәтер шәме" акциясе.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга дистәләгән кеше килде. 22 июнь – илебез тарихында кайгы көне. 76 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш һәр гаилә тормышын үзгәртә, хыялларны һәм киләчәккә планнарны җимерә, 27 миллионнан артык кешенең гомерен алып китә. Чәршәмбе, 21 июнь көнне 21 сәгатьтә, бөтен Россия белән бергә, Югары Ослан халкы Ватанны саклап тормышларын биргән геройлар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. " Хәтер шәме " акциясе Геройлар паркында үтте.

Югары Ослан районы Шеланга авылында яшәүче Филенева Галина Павловна үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Югары Ослан районы Шеланга авылында яшәүче Филенева Галина Павловна үзенең юбилеен билгеләп үтте. Галина Павловна искиткеч кеше, тыл ветераны, әни, әби. Бөтен гомере буе Галина Павловна "Луч Октября" совхозында сыер савучы булып эшләгән. Өч бала үстергән һәм лаеклы ялга чыккан. Күп еллар Галина Павловна ялгызы яши, әмма ул ялгыз түгел, аның кайгыртучан балалары бар, яраткан оныклары, оныкчыклары һәм яхшы күршеләре һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар.