Ютазинский

Корпункт

 МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш." 

Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36

Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан

Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.

Бәйрәкәле Насих ага Вәлиевка – 90 яшь

Корпункт: 

1987 елда малларны ясалма орлыкландыру буенча Советлар Союзында беренче урынга чыгып, Мәскәүдән “Москвич” автомобиленә утырып кайткан Насих Насыйр улы Вәлиев белән авылдашлары бүген дә горурланып яши.

Петр Лукич Никанкинның юбилейлы җәе

Корпункт: 

Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Петр Лукич Никанкин да шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан җирле муниципалитет һәм җәмәгатьчелек вәкилләреннән котлаулар кабул итте. Ул Саратов өлкәсенең Селиновка авылында туа. Элемтәче һөнәрен үзләштергән егет Минскида хәрби хезмәт уза. 1956 елда Урыссу бистәсенә күченеп килә, ЖБИ заводында эшли. Лаеклы ялга ул «Электросоединитель» җәмгыятеннән чыга. Күкрәген күп санлы медельләр бизәүче хезмәт ветераны балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.

Урыссулы Гөлҗиһан әби Әхмәтшинага - 95 яшь

Корпункт: 

Баулы районының Әптекәш авылында ишле балалы гаиләдә туып-үскән Гөлҗиһан өч кыз туганына өлкән апа була. Шуңа күрә дөньяның бөтен авырлыгы аның иңнәренә төшә дә. Гаилә башлыгы Шагали ага фронтка чыгып киткәч тормыш көтү аеруча авырлаша. Итәктән тотып торган ачлык һәм ялангачлык беркайчан да ычкындырмас кебек тоела. Әмма Гөлҗиһан күңел төшенкелегенә бирелми – бик яшьли колхоз эшенә җигелгән кыз ирләр белән берәттән печән чаба, ашлык ура...

Бәйрәкәтамакта яшәүче Мөҗәһидә әби Шагалиеваның күңелендә кояш җылысы

Корпункт: 

Мөҗәгыйдә Гаптрәфыйк кызы Шагалиевага 24 июльдә 90 яшь тула. Кыз Әптекәш авылында туа. Гаптрәфыйк ага кызының бик тә укуын дәвам иттерәсе килә. Аны күрше Бәйрәкә мәктәбенә җибәрәләр. Әмма берничә көннән кызчыкка юлдашлар калмый – кайсы укый алмыйча, кайсы ерак араны сәбәп итеп, балалар мәктәпкә йөрүдән туктый. Мөҗәгыйдәнең дә күңеле сүрелә, колхозга эшкә чыга. Көчем җитми дип тормый, үсмер бала ат җигеп җир сукалый, печән өлгергәч, болынга чалгы тотып бара. Үтми башлаган чалгысын да ул үзе чарларга өйрәнә.

Хәрби еллар аша

Корпункт: 

Өлкән буынга шактый авырлыклар кичерергә туры килә. Берләре сугыш кырының нәкъ уртасыннан дошман белән күзгә-күз очрашса, икенчеләре ару-талуны белми кырларда һәм завод цехларында җиңүне якынайта. Фронтның ике ягында да...

Алар даны мәңге хәтердә

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, Кәрәкәшле авылында митинг узды. Чарадан соң тыл ветераннары, кунаклар Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Ветераннар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, авыр балачаклары хакында бәян иттеләр. Алар шулай ук “Медальләр чыңы”, “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” күргәзмәләре белән дә таныштылар.

Ютазы районы ветераннары – спартакиадада

Корпункт: 

“Өченче яшь” VIII республика cпартакиадасының муниципаль турында катнашкан пенсионерлар үзләренең тәннәре белән дә, җаннары белән дә яшь һәм дәртле булуын тагын бер кат раслады.

Кече Урыссу мәктәбе укучылары Бөек Җиңү көнен каршылый

Корпункт: 

Кече Урыссу мәктәбе укучылары авыл уртасындагы ике һәйкәл тирәсен чистарту буенча волонтерлык эше башкарган. Малайлар һәм кызлар Җиңү паркын куралардан азат иткән, түтәлләрне тигезләгән. Өмәдән соң авылның мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Зәйтүнә Шәрип кызы Шакирҗанова янында булган. Аның белән тормыш хәлләре турында сөйләшкәннәр, моңлы җырларга ияреп, яшьлек елларына кайтып килгәннәр. Ахырда республика һәм район җитәкчелегенең Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан хәзерләнгән бүләген тапшырдык, дип хәбәр итә авыл активистлары.

“Электросоединитель” заводы үз ветераннары белән очрашты

Корпункт: 

Сәнәгатьчеләр үз предприятиеләрендә эшләп, лаеклы ялгы чыккан өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм оештырды – май бәйрәмнәре алдыннан мондый сагышлы да, тантаналы да булган чараны уздыру бирелдә урнашкан күркәм гадәтләрнең берсе.

Иске Урыссу авылында яшәүче Мөнәвәрә Хәкимовага – 90 яшь

Корпункт: 

Иске Урыссу авылында гомер итүче хезмәт ветераны Мөнәвәрә Якуп кызы Хәкимова кичә үзенең олуг юбилеен – 90 яшьлек туган көнен бәйрәм итте.