Ютазинский

Корпункт

 МБУ "Каракашлинский краеведческий музей им. Шарафиевой С.Ш." 

Адрес: Ютазинский район, село Каракашлы, ул. Сирина Батыршина, дом 36

Ютазинский муниципальный район Республики Татарстан

Ютазинский муниципальный район (тат. Ютазы районы) — муниципальное образование Республики Татарстан. Административный центр — посёлок городского типа Уруссу.

Урыссуда яшәүче Сәрия Сабуровага – 90 яшь

Корпункт: 

Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Сәрия Шәмси кызы Сабуровага гыйнвар аеның беренче көннәрендә 90 яшь тулды.

Солдат хатлары – күңел ядкарьләре

Корпункт: 

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, декабрь аенда, “Тарихи хәтер” партия проекты кысаларында уздырылган “Солдат хатлары” конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге уңайдан оештырылган чарада Кәрәкәшле мәктәбе укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында фидакарьләрчә көрәшкән якташлары турында мәгълүматлар алдылар, видеоматериаллар белән таныштылар. Чара ахырында конкурста актив катнашкан укучылар билгеләп үтелде. Иң актив катнашучыга – 7 сыйныф укучысы Фарукшин Илсафка истәлекле бүләк һәм мактау грамотасы тапшырылды.

Биек-Тау авылында гомер итүче Зөлхирә Гатаулла кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүген котлаулар кабул итә.

Корпункт: 

Биек-Тау авылында гомер итүче Зөлхирә Гатаулла кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүген котлаулар кабул итә.

Хезмәт ветераны Айсылу Хәкимовага – 90 яшь

Корпункт: 

Моннан туксан ел элек Азнакай районы Стәрле авылында дөньяга килеп, хәзер картлыгын бик матур һәм кадерле шартларда каршы алучы тыл хезмәтчәне Айсылу Гаптелгали кызы Хәкимова өчен генә бүгенге көн якты хатирәләргә бай булмады.

Урыссулы Александр Гордеевич Богданов котлаулар кабул итте

Корпункт: 

Оренбург өлкәсенең Кирсановка авылында моннан туксан ел элек туган кечкенә Сашаны язмыш җилләре Ютазы төбәгенә алып килә.

Ул ихтирамга һәм хөрмәткә лаек

Корпункт: 

2017 елның 4 декабрендә үзенең 90 яшьлек юбилеен Урыссу бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны, сугыш ветераны Мининура Миңнегата кызы Әминова билгеләп узды.

Урыссулы Миннебай Миннекәев күңеле белән картаймый ул

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы инвалиды Миннебай Миннекәй улы Миннекәевка 93 яшь тулды. Татарстанның Кукмара районында туа ул. 1940 ел ахырында Пермь өлкәсенә вербовка буенча китеп, тимер юлында эшли башлый. Чусовск шәһәренең хәрби комиссариаты белән 1942 елның августында армиягә чакыртылганда, Миннебайга әле 18 яшь тә туларга өлгермәгән була. Ленинград җәяүле гаскәрләр училищесында хәрби хәзерлек узган үсмер ярты елдан фашист илбасарлары белән яуга ташлана. Курс Дугасы өчен барган сугышларда катнаша һәм бик каты яралана.

Ютазы авылында тарихи вакыйга – вакыт капсуласы яшь буын кулында

Корпункт: 

Октябрь инкыйлабына 100 ел туган көнне, Ютазы авылының Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә, моннан ярты гасыр элек, 1967 елның 7 ноябрендә, обелиск куенына салып калдырылган капсуланы ачу тантанасы булды.

Ютазы авылында яшәүче Ягъфәр Сираҗ улы Сираҗов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Корпункт: 

Ягъфәр ага бер яше тулып аз гына вакыт үткәч, ятим кала, өлкән апасы һәм абыйсы белән тутасында үсә. Сугыш елларында үсмер башка яшьтәшләре кебек колхозда эшли, уналты яшендә армия сафларына чакырыла. Ике ел Балтик буенда пехотачы булып хезмәт итә, аннары Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Ягъфәр Сираҗ улы фронтка эләкмәсә дә, аңа җиде ел буе хезмәт итәргә туры килә.

Каклы-күл авылы мәдәният йортында өлкәннәргә, тыл ветераннарына багышланган концерт булды.

Корпункт: 

"Уйна гармун, уйна" ансамбле матур җырлары белән, чыгышлары бик матур булды. Ахырда чара матур табын артында тәмамланды. Өлкәннәр рәхмәтләрен белдерделәр!