Заинский

Корпункт:

МБУК "Заинский краеведческий музей", г. Заинск

Ответственный: Иванова Роза Миниахметовна

Тел: 8(85558)6-62-76, 89509481280

Эл.почта: zainsk.museum@yandex.ru

Заинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Заи́нский райо́н (тат. Zəy rayonı, Зәй районы) — муниципальный район в центральной части Республики Татарстан.

Зәйдә “Әгәр дә иртәгә сугыш башланса” музей-хәрби җыеннары үтте

Корпункт: 

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе, халыкара килешүләрне бозып, Советлар Союзына бәреп керә. Авыл һәм шәһәрләрне бомбага тота башлый. Шулай итеп, игълан ителмәгән Бөек Ватан сугышы башлана. Ул дәһшәтле көннәр тарих битләренә язылганга да сигез дистә ел вакыт узып киткән.СССР Югары Советы Президиумы 1941 елның 22 июнендә барлык хәрби округларда да ундүрт яшь төркемендәге кешеләрне (1905-1918 елда туганнар) мобилизацияләү турында Указ кабул итә.

Зәй яшьләре “Хәтер шәме” акциясенә кушылды

Корпункт: 

Зәйдә 22 июнь иртәсендә иртәнге сәгат 4тә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында «Хәтер шәме» акциясе узды. Бүген – 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Бөтенләй көтмәгәндә башланып киткән сугыш илебез халкын аптырашта калдыра. Илебез мәктәпләрендә чыгарылыш кичәсе узыдырылган, авылларда Сабантуйлар гөрләгән көннәрдә башланып киткән сугыш бик күп ирләрне, яп-яшь егетләрне һәм кызларны үзенә суырып ала. Зәйдә 22 июнь иртәсендә иртәнге сәгат 4тә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында «Хәтер шәме» акциясе узды.

Зәйдә Хәтер һәм кайгы көнен митинг белән билгеләп үттеләр

Корпункт: 

Бөек Җиңү көнен якынайтуга районыбыз лаеклы өлеш кертте. Җиңү җиңел бирелмәде. Зәйдән сугышка 11600 кеше китте, шуның 7410сы яу кырында башларын салды.

Зәйнең “Гвардия” эзтабарлар клубы президент грантын отты

Корпункт: 

2021 елда илебезнең 85 регионыннан 2000 коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты грантын алачак.Конкурска барлыгы 10 063 проект тәкъдим ителгән. Агымдагы елда коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен Президент грантлары фонды линиясе буенча 10,2 миллиард сум акча бүленәчәк. Шунысы куанычлы, Президет грантын отучылар арасында Зәйдән “Гвардия” хәрби - патриотик эзтабарлар клубы да (җитәкчесе Виктор Никифоров) бар.

Һәр солдатның була үз язмышы

Корпункт: 

Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган әсир солдатлар турында мәгълүматлар җыюын дәвам итә. Аларның геройлары – үзебезнең Зәй кешеләре. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең, исәннәрнең, бурычы. Чираттагы язма сугышта әсирлеккә төшкән районыбызның тагын бер солдаты турында.

Фронтовые друзья.Утяганов и Хамидуллин

Корпункт: 

Родина тихо просила о помощи. И юноши, и мужчины, и старики и даже женщины вставали на защиту родной земли от немецко-фашистских захватчиков. Совсем молодым на фронт ушел Николай Утяганов. Ушел... и вернулся с Победой!Мой прадед Утяганов Николай Федосеевич родился 6 мая 1925 года в деревне Сарсаз-Багряж Заинского района Татарской АССР. Место призыва: Заинский РВК, Татарская АССР, Заинский район. Ушёл на фронт 1 января 1943 года в возрасте 17 лет со своим другом из деревни Новый Налим Хамидуллиным Гаймуллой, всю войну они прошли вместе.

Аксарда тыл ветераннарына һәйкәл ачылды

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы Аксар халкы хәтерендә озак сакланыр. Бүген биредә авыл уртасында сугыш елларында зур тырышлык куйган тыл хезмәтчәннәрен чагылдырган һәйкәл ачылды.Ул үзара салым акчасы һәм химаячеләр булышлыгы белән тимер-бетоннан эшләнгән, буе өч метрга якын. Һәйкәлдәге шигырь юллары Фәйрүзә апа Әхмәтованыкы. Аны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

Сарсаз-Багражда сугыш ветераны Григорий Петровка истәлек тактасы куелды

Корпункт: 

Районыбызның авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар шулай ук башланды. Бүген кайбер авылларда митинглар узды. Сарсаз-Багражда ул аеруча җылы, истә калырдай вакыйга буларак үтте һәм берничә өлештән торды. Биредәге чараларда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты.

Зәй эзтабарлары “Хәтер вахтасы-2019” да катнашты

Корпункт: 

Бүген Зәйгә Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә катнашкан районыбыз эзтабарлары кайтты.Зәй эзтабарлары быел ике отряд - “Форпост” (җитәкчесе Алексей Алексеев), “Гвардия” (җитәкчесе Виктор Никифоров) составында эшләделәр. Зәй политехник колледжыннан - 10, бүгенге көндә Чаллы педагогика югары уку йортында белем алучы 2 студент һәм “Сугышчан бердәмлек” шәһәр иҗтимагый оешмасы әгъзалары булган 5 кеше 24 апрельдән 8 майга кадәр сугыш чорында яу кырында ятып калган солдатларның сөякләрен казып алып күмү чараларында катнашты.