Заинский

Корпункт:

МБУК "Заинский краеведческий музей", г. Заинск

Ответственный: Иванова Роза Миниахметовна

Тел: 8(85558)6-62-76, 89509481280

Эл.почта: zainsk.museum@yandex.ru

Заинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Заи́нский райо́н (тат. Zəy rayonı, Зәй районы) — муниципальный район в центральной части Республики Татарстан.

Зәй “Шатлык” үзәгендә Ленинградны дошман камалышыннан азат итүнең 75 еллыгына багышланган чара узды

Корпункт: 

25 гыйнварда Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениесендә Ленинградны дошман камалышыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан чара узды.

Ленинградлылар батырлыгына багышланды

Корпункт: 

Шәһәр мәдәният йорты (Мирный бистәсе) мәдәни чараларны оештыруның төрле формаларын куллана. Күптән түгел биредә укучылар катнашында Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгына багышлап “Алар батырлыгы үлемсез” дип аталган телдән журнал үткәрделәр. Чара башында анда катнашучылар блокада турында фильм һәм фотосурәтләр карадылар, ленинградлылар батырлыгы турында мәгълүмат алдылар.

Зәй музеенда укучылар өчен патриотик сәгать оештырылды

Корпункт: 

Бу көннәрдә без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихындагы истәлекле көнне - 1941 елның декабрендә Мәскәү янында немецлар армиясен җиңүне билгеләп үтәбез. Ул вакытта моннан 77 ел элек безнең сугышчылар СССР башкаласын саклап калдылар.

Зәйдә Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узды

Корпункт: 

3 декабрь - Билгесез солдат көне. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде.

Күңелдә һаман да кайтмаган солдатлар. Туганнар Каменские

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшкән сугышчыларның тормышын, язмышын өйрәнгәндә мин һәрвакыт нык җаваплылык, шул ук вакытта ниндидер җиңеллек тоям. Якыннары безгә китергән һәр очрак буенча эзләнү-тикшеренүләр алып барам – Бөек Ватан сугышы музее директоры, танылган эзтабар Михаил Черепановка, Зәй хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәм, интернет челтәре аша мәгълүматлар эзлим. Поручик авылыннан бертуган Каменскихлар турында миңа Татьяна Алексеевна Минеева (иң өлкән абыйлары Василийның оныгы) сөйләде.

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда «Сугыш урлаган балачак» чарасы узды

Корпункт: 

Сугыш чоры балалары истәлегенә 18 октябрьдә музейда «Тарихи хәтер»проекты эгидасы астында «Сугыш урлаган балачак» дигән театральләштерелгән чара узды. 1941 елның 22 июнендә күп миллион совет балаларының балачаклары өзелә. 1 нче мәктәпнең 7 «А» сыйныфы укучылары чакырылган кунаклар, автоагрегат заводы ветераннары истәлекләреннән сугыш елларында яшьтәшләренең ничек яшәүләре турында белделәр. Залда Кубышкина М. И. Галяминский Д. А., Розанов В. В., Евлампьев И. Т., Медведева Е. И., Шәймәрданов Х. С., Полканов И. П. истәлекләре яңгырады.

Сугыш еллары, кеше язмышлары

Корпункт: 

"Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән "Тарихи хәтер" дип аталган партия проекты кысаларында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Әхмәт авылында яшәүче тыл ветераны Хәсән Шәймәрданов янында булып кайтты. Әлеге проектның максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Каһарманнар безнең хәтердә яши

Корпункт: 

Агымдагы елның октябреннән Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан гид-экскурсоводлар әзерләү максатыннан түгәрәк эшли. Аның кысаларында гимназиянең 6-7нче класс укучылары “Зәй буйлап җәяү” проекты буенча шәһәрнең үзәк өлешендәге истәлекле урыннарны өйрәнә.

Зәйлеләр Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр

Корпункт: 

Кичә илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан Зәйдә иң зур чара Җиңү бульварындагы азатлык китерүче һәйкәл янында узды. Бирегә хәрби патриотик клубларда шөгыльләнүчеләр, яшьармиячеләр отрядлары, хәрби комиссариат, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Аларның күпчелеге кулларына “Батырлар даны мәңгелек!”, “Без хәтерлибез”, “Онытырга хакыбыз юк” дигән язулар белән килде. Яшьләр эшләре идарәсе “Застава” клубы белән берлектә хәрби корал күргәзмәсе оештырды. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә зур кызыксыну уятты.