Заинский

Корпункт:

МБУК "Заинский краеведческий музей", г. Заинск

Ответственный: Иванова Роза Миниахметовна

Тел: 8(85558)6-62-76, 89509481280

Эл.почта: zainsk.museum@yandex.ru

Заинский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Заи́нский райо́н (тат. Zəy rayonı, Зәй районы) — муниципальный район в центральной части Республики Татарстан.

Зәйдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар каберләрен укучылар тәртиптә тота

Корпункт: 

Зәй районының “Форпост”, “Яшь армиячеләр”, эзтабарлар отрядлары активистлары җитәкчеләре Алексей Алексеев, РФ Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов белән берлектә район территориясендәге зиратларга күмелгән Бөек Ватан сугышы ветераннары каберлекләрен тәртипкә китерү эшен дәвам итә. Бу көннәрдә алар районның Поповка авылы зиратында күмелгән сугыш ветераннарының каберлекләрен чистартты, чардуганнарын, кабер ташларын тәртипләде.

Фронттан килгән хатлардан архив төзелә

Корпункт: 

“Бердәм Россия” сәяси партияе “1941-1945 еллар. “Тарихи хәтер” – “Сугыш чоры хатлары” дип аталган федераль проектны тормышка ашыра. Бөек Ватан сугышы чорында фронттан килгән хатларны кайбер гаиләләрдә әлегә кадәр кадерләп саклыйлар. Ул өчпочмакларның һәрберсенең үз тарихы. Кайсы бәхетле, кайсы моңсу. Сугыш чоры хатларыннан “Тарихи хәтер” дигән онлайн-архив төзелә. Ул һәркем өчен ачык булачак, сугыш чоры турында истәлекләрне саклау һәм җанландыру мөмкинлеге бирәчәк. Хатлар район башкарма комитетының архив бүлегендә кабул ителә.

Зәйдә Миннекамал әбине хөрмәтләделәр

Корпункт: 

Зәйдә 80, 90 һәм 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне өйләренә барып котлау күркәм традициягә әверелде. Бүген әлеге чара бераз үзгәрәк узды : 90 яшен тутырган Миннекамал әби Фәрхетдинованы Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәдә хөрмәтләделәр. Чөнки юбиляр, Зәй белән бәйле булса да, Чаллыда яши. Аягында йөргәнгә күрә ул Зәйгә кайтып килергә теләк белдергән.

Зәйдә Елена Шахмаева 95 яшен билгеләп үтте

Корпункт: 

Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Елена Шахмаева бүген зур юбилеен – 95 яшен билгеләп үтте. Күркәм традиция буенча юбилярны район җитәкчелеге. аерым алганда, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина фатирына барып котлады, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Елена Алексеевна шәһәрдә төрле предприятиеләрдә хезмәт куя, шулай да шактый еллар шикәр заводында эшли, лаеклы ялга да шуннан китә. Шунысы игътибарга лаек, аны котларга “Зәй шикәре” АҖ генераль директоры Антон Трошин да килде. Ул ветеранга тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Николай Шамионов

Мария Гурьянова 90 яшен билгеләп үтте

Корпункт: 

Зәйдә яшәүче Мария Гурьянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күркәм гадәт буенча, юбилярны район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин аның өенә барып котлады. Ул хезмәт ветеранын район башлыгы исеменнән тәбрикләде һәм бүләк тапшырды. Мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре Ольга Трофимова һәм Сирена Хөснетдинова Мария Григорьевнаны матур җырлар башкарып сөендерде. Николай Шамионов.

Зәйнең сугыш чоры балалары Мәскәүгә сәяхәт кыла

Корпункт: 

Бүген Зәйдән бер төркем хезмәт ветераны Мәскәүгә юл алды. Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан әлеге үзенчәлекле экскурсияне мөхтәрәм затларга район хакимияте оештыра.

“Хәтердән җуелмас ул еллар”

Корпункт: 

Хәбәр иткәнебезчә, “Зәй офыклары” газетасы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан “Хәтердән җуелмас ул еллар...” дип аталган акция игълан итте. Ил иминлеге өчен көрәшкән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары авызыннан ул авыр еллар тарихы турында белеп калу максатында оештырылучы әлеге акциягә укучыларыбыздан хатлар килә башлады. Иң беренче хатны ерак бабасы турында безгә яшь шәһәрдәшебез Динар юллады. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Зәйдә энергетика тармагы ветераны 90 яшен тутырды

Корпункт: 

Бүген Зәйдә озак еллар энергетика тармагында тырыш хезмәт куеп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәт ветераны Лидия Иванисинаны хөрмәтләделәр. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, бүләк тапшырды. Әлбәттә, шушы яшьтәге өлкәннәребезгә Россия Федерациясе Президенты котлавын тапшыру да күркәм гадәткә әверелде.

Зәй ветераннары хөрмәтләнә

Корпункт: 

Зәйдә ветераннарны юбилейлары белән котлау актив төс ала бара. Бу көннәрдә Якты Күл авылында яшәүче Елизавета Чекашованы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, җирлек башлыгы Зиннур Мохтәров, автоклуб үзешчәннәре котлады. Игътибар, хөрмәттән ветеранның күңеле булды. Рәзимә Кашапова.

Зәй музеенда - тематик кичә

Корпункт: 

27 гыйнвар Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелде.Бу көнне 1944 елда Ленинград чолганышы алына. Әлеге уңайдан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда укучыпар катнашында тематик кичә үткәрелде. Музей хезмәткәрләре балаларга Ленинград оборонасы, камалышта калучыларның нинди авырлыклар кичерүе турында сөйләдедәр.Музей фондындагы экспонатлар ( совет һәм немец каскасы,күн итекләр, фляжкалар) укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлбәттә, чарада якташыбыз, Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов турында мәгълүмат бирелде. Ул 1941-1943 елларда Ленинградны дошманнан саклауда катнашкан.