Ядрәләрне эреткән йөрәкләр
8 май көнне сәгать 9.00 Түбән Суык-Су авыл җирлегенә караган барлык авыллардан тыл һәм хезмәт ветераннары авыл уртасына урнашкан һәйкәл янына җыелдылар. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Сайфутдинов Наис Миргасимович ачып җибәрде. Сугышта һәлак булганнар һәйкәленә мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары венок һәм чәчәкләр салдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше Түбән Суык-Су урта мәктәбендә укучылар тарафыннан әзерләнгән “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” дигән кичә белән дәвам итте.