Фотография № 33824
Әгерҗе муниципаль районы юлъкүрсәткече. 2014
Әгерҗе муниципаль районы Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында Сарапул калкулыгы итәгендә, Иж елгасы (Идел бассейны) буенда, Казаннан көнчыгышка 304 км ераклыкта урнашкан.
Район табигать ресурсларына бай. 20% артык мәйданны урманнар зонасы (нигездә ылыслы агачлар) алып тора. Известьташ, мергель, балчык, ком, торф, нефть запаслары бар.
Районның мәйданы 1798,6 кв.м. Районда 36244 кеше яши (2014 елга). Алардан 58,9% - татарлар, 24% - руслар, 8,2% - марийлар, 6,6% - удмуртлар һәм 2,3% - башка милләт вәкилләре.
1775 елдан хәзерге Әгерҗе районы территориясе Вятка губернасының Сарапул өязенә карый. Татарстан АССР игълан ителгәннән соң аның составына керә. 1921 елда Әгерҗе кантоны оештырыла. 1924 елда кантон Әгерҗе районы итеп үзгәртелә, чикләре билгеләнә. Район үзәге - Әгерҗе шәһәре. 1963 елның 1 февралендә район таркатылып территориясе Алабуга районына күчә. 1964 елның 4 мартында яңадан торгызыла.
1918 елда Лесопильная урамында беренче совет мәктәбе, Совет урамында татар балалары өчен мәктәп эшли. Халыкны медицина белән тәэмин итү яхшыра. Фельдшер пункты ачыла.
Бөек Ватан сугышында 14042 әгерҗеле катнаша. 4573 кеше һәлак була, 4947 кеше хәбәрсез югала.
Күп кенә әгерҗелеләр сугыш кырына үзләренең паровозларында китә. Алты паровоз станоклар, җиһазлар дошман кулына төшмәсен өчен халык хуҗалыгы йөкләрен ашыгыч рәвештә чыгару максатыннан Эстониягә җибәрелә. Эвакуацияләүдә Н.И. Ралдугин, К.Г. Куликов кебек эшчеләр катнаша.
Хатын-кызлар ягучы, билет тикшерүче, озатучы һәм юлчы вазыйфаларын башкаралар. Сугыш башлану белән металл куллану арта һәм аны экономияләү, саклау җитештерү өлкәсендәге беренче чираттагы бурычларның берсенә әверелә. Паровоз депосы комсомоллары металл җыю чаралары оештыралар. Алар тарафыннан 1941 елның 22 июненнән 12 июленә кадәр вакыт эчендә 40 тонна металл җыела.
1941 елның сентябрендә Әгерҗе тимерьюлчылары бронепоезд ясау инициативасы белән чыгалар. Паровоз һәм вагон деполары начальниклары Кунцевич һәм А.Н. Павлов җитәкчелегендә махсус бригадалар оештырыла. Хәрби бурыч 1942 елның апрель ахырында үтәлә. Бронепаровоз, бронемәйданчык һәм мунчадан торган “Василий Чапаев” бронепоезды әзер була. Камилләштерү һәм коралландыру өчен башта Канаш станциясенә, аннары Мәскәүгә озатыла. Сталинград янындагы фашистлар төркемен юкка чыгарганнан соң бронепоезд Донбасс, Украина һәм Польшаны азат итүдә катнаша: Әгерҗе-Мәскәү-Баскынчак-Сталинград-Бузан-Әстерхан-Элиста-Грозный-Ростов-на-Дону-Харьков-Шепетовка-Краков-Ужгород-Мәскәү.
Оборона һәм сугышчылар өчен бүләкләр фондына әйбер җыю хәрәкәте актив эшли. Машинист Г. Воробьев беренчеләрдән булып бер рейс өчен эш хакын Кызыл Армия фондына күчерә. Барлык оешмалар һәм предприятие хезмәткәрләре арасында бүләкләр һәм җылы әйберләр җыю оештырыла. Мәсәлән, хәрбиләштерелгән сак хезмәткәрләре фронтовикларга 15 фуфайка, 5 свитер, 10 башлык, берничә пар киез итек, җылы эчке кием һәм башкаларны җибәрәләр.
Әгерҗе станциясенең 10 (76) нчы урта һәм 42 нче башлангыч мәктәпләр пионерлары мәктәп бинасында урнашкан 2785 нче хәрби госпиталь өстеннән шефлык алалар. Укучылар яралы сугышчыларга ярдәм күрсәтәләр, алар өчен бүләкләр хәзерлиләр, туганнарына хат язалар, концерт программалары белән чыгыш ясыйлар. Шулай ук фронтовикларның гаиләләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтәләр. 1942 елның 3 ноябрендә генә 34 фронтовик гаиләсе утын белән тәэмин ителә. Мәктәп укытучылары Харьков һәм Карачев шәһәрләрендә яшәүчеләргә ярдәм фондына азык-төлек һәм кием-салым җыю акциясен уздыралар. ТАССР атказанган укытучысы Е.И. Леонтьева 500 сумлык яшелчә, 42 нче мәктәп мөдире М.Я. Драчева 500 сум акча, 32 кг бәрәңге һ.б. тапшыра.
Бүген районда «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ДБУ, РайПО, “Хлебопищекомбинат” ПО, “Агрофирма” ААҖ, “Ак Барс - Әгерҗе” һәм башкалар кебек промышленность предприятиеләре бар. 6 мең укучыга хисапланган 53 гомуми белем бирү учреждениесе, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы һәм башкалар эшли.