Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, гомер искән җил кебек үтә. Бер буыннарны икенчеләре алыштыра, тарих китабына яңа битләр өстәлә. Сугыш ветерананры саны елдан-ел кими бара.
Сәвәләй авылында бүген бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Яков Михайлович Сабаев яши. 4 мартта Яков Михайловичка 94 яшь тулды. Бу түгәрәк дата булмаса да, безнең өчен әһәмиятле. Без – бүгенге буын Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбызны онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән без ветераннарга рәхмәтле. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Сабаева ветеранны өенә барып туган көне белән котлады.
Яков Михайловичка сугыш елларында армиягә чакыру килә. Ул җиде ел хезмәт итә. Аның тормыш иптәше Мария Сергеевна – тыл ветераны, сугыш чорында кызлар бригадасы белән утын әзерләүдә катнашкан. Бу дәһшәтле елларны алар хәзер искә төшереп, бүгенге имин тыныч тормышыбыз өчен сөенеп бетә алмыйлар.
Сабаевлар дүрт балага гомер биреп, 11 оныклары, 29 оныкларына куанып яшиләр. Бүгенге көндә тагын бер оныкчыкларын көтәләр. Өлкәннәр уллары Иван һәм киленнәре Галина белән бергә бер түбә астында 39 ел тату гомер кичерәләр, авылдашларына үрнәк булып торалар.
Быел гыйнвар аенда Сабаевларның гомер юлыннан иңгә-иңне куеп атлауларына 69 ел тулды. Шушы озын гомер юлын алар бик матур, хөрмәткә лаеклы итеп уздылар. Әле аларга киләчәктә дә бу якты тормышка куанып, бергә сәламәтлектә, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез озак яшәргә язсын.