Бабабыз Габделфәрт Заһидуллин - Түбән Шытсу авыл җирлегендә бердәнбер исән сугыш ветераны. Без бабай янында еш булабыз. Аның сугыш вакытында күргәннәре турында сөйләгәнен тын да алмый тыңлыйбыз.
Бабайга 4 яшь чакта ук аның әтисе вафат булган. Әниләре 8 бала белән калган. Дәһшәтле сугыш башлангач, әниләре 4улын яу кырына озата. Аларның 2се сугышта ятып кала, 2 се исән-сау әйләнеп кайта. Бабам 1943 нче елның гыйнварында сугышка китә. Аны Саратов өлкәсе, Макраус станциясенә десант частена җибәрәләр. Шунда хәрби өйрәнүләр була, 1943нең май аенда парашюттан сикерәләр. Август ахырында Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Шундый бер бәрелештә бабайны үлгән дип уйлыйлар, ул үзеннән ерак түгел шартлаган бомба актарып аткан җир астында калып, яраланган була. Шул вакытта 3 ярчык эләгә. “Берсе башта, җилкәдә һаман да бар әле”, - ди бабабыз. Бабам 38 көн госпитальдә дәвалана. Дәваланып чыккач Румыния, Польша, Чехословакия, Германия җирләрендә сугыша. Батырлыгы өчен бабай “Дан Ордены” белән бүләкләнә. Җиңү көнен Германия җирендә каршы ала. Һавада кызыл пулялар оча, бу Җиңү салюты була. Бабам сугыш тәмамланганнан соң 1950 елның апрель азагына кадәр солдат хезмәтендә була. Шул елны туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.
Тыныч тормышта бригадир, склад мөдире, тегермәнче, атлар караучы һәм бик күп еллар мөгезле эре терлек симертү группасында эшли. Бабамның бик күп орден, медальләре бар. Ул - атказанган терлекче. Бабам бүгенге көндә Югары Шытсу авылында яши. Ул өлкән яшьтә булса да бик тырыш, сабыр. Безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без аны бик яратабыз.
Илзирә Салихова,
11сыйныф укучысы.