Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз 70 нче тапкыр бүләк итә. 7 нче май көнне Курса- Почмак авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды. Чараны “Ак барс агро”ширкәте директоры Саләхов Шәйдулла Имам улы ачты. Килгән кунакларны,тыл ветераннарын , укытучы һәм укучыларны бәйрәм белән котлады.Әлеге теләкләргә кушылып мәктәп директоры Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы да үзенең изге теләкләрен җиткерде, шулай ук “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 “5” ле акциясенә йомгак ясап , җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләде. Митинг 10 сыйныф укучылары әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Матур биюләр һәм җырлар бәйрәмне тагын да бизәде.
