Мин Зарипова Зайтүнә Нургали кызы 1930 нчы елның 14 июлендә Курсабаш авылында туганмын.Анда әниемнәр аерылышкач әниемнең яшәргә урыны калмаган. Без ике кыз бала калганбыз. Әни бер сөйләшкәндә, “әллә берәрсен балалыкка бирим микән “-дип әйтеп куйган. Мине балалыкка алган әниемнәрнең балалары булмаган. Алар мине Югары Утарга алып төшкәннәр. Мине бик яратып тәрбияләп үстерделәр. Ул вакытта миңа 6 ай гына булган. Әнием колхозда, әтием Юдинода кондуктор булып эшли. Сугыш башлангач сугышка китә. Ике әтием дә сугышта вафат булалар.
Күршебездә яшәүче күп балалы ирнең хатыны үлеп киткәч, мине үстергән әни аңа тормышка чыга.Мин бу гаиләдә озак яши алмаганмын. Мине карап үстергән әнинең әнисендә (әбиемдә) яши башлаганмын. Алар мине бик яратып кабул иттеләр, әйбәт яшәдек.Бабам да бик әйбәт кеше иде. Сугыштан аягын өздереп кайтты. Шулай тату гына, матур яшәдек. Шушы әбием белән бабамнан тормышка чыктым. Ике кыз, ике малай үстердек.. Малайларым икесе дә армиядә икешәр ел хезмәт итеп кайттылар. Дүрт балам да гаиләле, аллага шөкер.Барысы да уку йортларын тәмамладылар, эш урыннары бар. Берсене дә авыр сүз әйткәннәре юк, һәрвакыт хәлемне белеп, хөрмәтләп торалар.
43 ел банк системасында эшләдем. Без эшләгәндә эш бик авыр булды. Эш беткәнче, сәгатьләп эшләдек. Зав.касса булып эшләгәндә хезмәт хакы 61 сум , пенсиягә чыкканда 120 сум булды. Безнең заманда тормыш беребезгә дә рәхәт булмады. Инде хәзер зарланудан файда юк, “шулай кирәк” дип эшли торган заманада эшләдек.
Тормыш иптәшем Нәҗип 61 яшендә авырып бакыйлыкка күчте.26 ел инде өченче малаем гаиләсе белән бергә яшибез. Бер малаем, пенсия яшенә дә җитмичә, кисәк үлеп китте.Ике кызым да тормышта: олысы Яр Чаллы шәһәрендә, үзе дә, ире дә пенсионерлар. Олы кызым да үзем шикелле 64 яшенә кадәр эшләде, мин 68 яшемә кадәр эшләдем. Төпчек кызым Саба гимназиясендә 27 ел инде башлангыч сыйныфларны укыта, Байлар Сабасында яшиләр. Ул укыган вакытларда 80 сум хезмәт хакы алып эшләгәнмендер инде. Бу бала стипендиясенә 5 ел укып,мина бер борчу салмыйча укуын уңышлы тәмамлады. Ике әтием дә сугышта вафат булсалар да, минем беркайдан, бернининди ярдәм күргәнем булмады. Балаларымны бурычка бата бата булса да укытып, өйләндереп, тормышка аяк бастырдым, аллага шөкер! Бүгенге көндә мине борчымыйча, үз тормышлары белән яшәп яталар, рәхмәт аларга.
Мин балаларымны бик яраттым. Бөтен гомеремне аларга багышладым. Яңадан шунысы хәтеремдә, 4 класста укыганда авылда артистлыкка укырга бару турында афиша ябыштырганнар иде.Шуны күреп әни янына “мин артистлыкка укырга барам “ дип йөгереп кайткан идем. Биергә дә, җырларга да бик яраттым, артисттан ким булмадым. 85 яшемә кадәр “Нәүрүз” ансамбелендә йөрдем. Гомеремне юк- бар белән үткәрмәдем. Бик тыгыз график белән яшәдем. Гаиләмә бернинди авырлык китермәдем. Гайбәт сатып, кеше сөйләп йөрергә яратмадым, вакытым да булмады. Шуңа күрә балаларым да бик тәртиплә булдылар.
Хөкемәт бүләкләре
* Медаль «Лауреат Всесоюзного смотра самодеятельного художественного творчества, посвященного 40-летию Победы советского народа в Великой Отечественной войне» 1985г.
* Медаль «50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» от имени Президента РФ; 22.03.1995г.
* Медаль «За доблестный труд в период Великой Отечественной Войне» от имени Президиума Верховного Совета СССР ; 01.12.1995г.
* Ветеран труда 01.07.1998г.
* Памятный знак РТ от имени Президента РТ в честь 55-й годовщины Победы в Великой Отечественной Войне 1941-1945гг. 2000г.
* Медаль « 60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» от имени Президента РФ; 12.04.2005г.
* Памятный знак «150 лет Банку России» Председатель НБ РТ Е.Б.Богачев; 12.06.2010г.
* Медаль «65лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» от имени Президента РФ; 17.02.2010г.
* Медаль « 70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» от имени Президента РФ; 26.02.20015г.
Истәлек өчен материалны башлангыч сыйныфлар укытучысы, кызы Хисамова Гөлнар Нәҗип кызы туплады.