Корпункт:
Актаныш районы җирлекләрендәге китапханәләр "Сугыш хәтирәләре" дип исемләнгән альбом-эстафетасы хәрәкәтенә кушылуын дәвам итә. Альбомда җирлекләрдәге тарихи һәйкәлләр турындагы мәгълүмат, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби-тарихи чаралардан мизгелләр тупланып бара. 18 февраль көнне, альбом-эстафетаны Мәсәде җирлеге китапханәсе Чалманаратка тапшырды.