Балалар теләсә кайсы дәүләттә югары игътибар һәм кайгыртучанлык объекты булып тора, чөнки алар, һичшиксез, илнең киләчәген билгели.
Бөек Ватан сугышы чорында Татарстанда балалар йортлары саны 96 берәмлеккә арткан. 1940 елда республикада 2250 бала исәпләнгән 17 балалар йорты булса, 1945 елга балалар йортлары саны 113кә кадәр арткан, аларда тәрбияләнүчеләр контингенты 11686 кеше тәшкил иткән. Татарстанда балалар йортлары даими рәвештә җитәкчелек итүче инстанцияләрнең күз уңында торган. Әмма балалар өчен кирәкле матди-көнкүреш шартларын оештыру өчен күп көч куелуга карамастан, проблемалар шактый акрын хәл ителгән. Финанслау начар. Өс-баш, аяк киемнәре, дәреслекләр җитми. Балалар йортлары өстәлләр, урындыклар, юрганнар, урын-җир әйберләре, ятаклар, караватлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән. Балаларның икешәрләп койкада яки идәндә йоклавы да еш булган. Мунча, кер юу, юыну урыннары юк. Бина эчләре салкын. Тыгызлык, антисанитария, начар туклану авырулар таралуга китерә. Ачлык һәм игътибар булмау сәбәпле, монда тәрбияләнүче балалар еш кына качалар. Күлле Кимедә урнашкан уникенче номерлы балалар йортында тәрбияләнгән балалар хәле ничегрәк соң? (фотода уникенче номерлы балалар йорты коллективы). Кайбер чыганаклар балалар йортының 1946 елның маенда ачылуын дәлилли. Ләкин Күлле Кимедә бу беренче балалар йорты түгел. Аңа кадәр дә 20-30 елларда балалар йорты эшләп килгән. 1949 елның 1 сентябренә уникенче номерлы балалар йортында барлыгы 95 бала тәрбияләнә. Милләте буенча – 93 татар, 7 бала рус. Әти-әниләре турында мәгълүмат – әтиле – 3; әниле – 11, ятимнәр – 86.
Балалар йорты ике янәшә торган бинага урнашкан җиде бүлмәдән тора. Балалар шул бүлмәләрдә дәрес хәзерли, пионер бүлмәсе дә шушы максаттан кулланыла ала. Биналар керосин белән яктыртыла. Керосинга, ризыкка, утынга кытлык күзәтелми. Бүлмәләрдә җылы, якты. Төзелешкә һәм ремонтка бүлеп бирелгән 63973 сум акча тулаем тотылып беткән. Шушы акчага яңа кухнялы ашханә, киптерү бүлмәсе белән кер юу бинасы, изолятор төзелгән. Балаларга бирелә торган ризык туклыклы, 3100-3200 калорий тәшкил итә. Дүрт тапкыр ашату оештырылган. Балалар йортындагы тәрбияләнүчеләрнең тамагы тук, өсте бөтен. Моны без 1949-1950 елларда төзелгән отчёттан күзәтә алабыз. Хисап хисап инде ул. Чынлыкта да шулаймы бу? Шушы чорда авыл балаларының хәле ничегрәк соң? Фердинант Гайсин Солтан улы, Татарстанның атказанган укытучысы, шушы чорда (1951-1961 елларда) мәктәптә укый: “Яшьләрнең яратып җыелган урыннары: яшеллеккә күмелгән мәктәп, больница, клуб, ятим балалар йорты. Бигрәк тә балалар йорты авыл егетләре өчен серле, тылсымлы урыннарның берсе иде. Анда тәрбияләнгән балаларның, үсмерләрнең тормышын, көнкүрешен без коймадагы ярыктан күреп белә идек. Алар матур, пөхтә киенгән, тәрбиячеләре белән клубка киләләр, алар ашаган ризыкны без ашый алмадык, без ашаганны алар ашамады. Шулай да мичтә кыздырылган юка бәрәңгеләрне печеньега алмаштырган чаклар булгалады. Без ирекле, алар ирексез, аларны кичке уеннарга чыгармадылар, шулай да качып чыгучылар булгалады. Шул хәлләрдән соң балалар йортындагы өч кыз бала Киме авылы егетләренә кияүгә чыктылар, шуларның берсе минем тормыш иптәшем булды (хәзерге көндә вафат)”.
“Мин авылда ата-анасыз калган ятим буларак, Мәрьям апа (укытучысы) мине үз канаты астында тота иде, аның җылы карашын тоя, сизә идем. Авыл балалар йортында списать ителгән киемнәрне миңа алып бирергә Мәрьям апа, тарих укытучысы Шәмсеруй апалар ярдәм итте”.
1957 елны мәктәпне тәмамлаган Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сөембикә беләзеге» иясе түбәндәгеләрне искә ала:
“...Кыенлыкларга килгәндә, иң үзәккә үткәне - рәтле киемебез булмавы иде. Авылга кайткан, мәктәпкә килгән (шимбә, дүшәмбе) көннәрне аягыбызда чабата була иде. Әлфинур апа Сәмигуллина (завуч): “Укучылар, үтенәм, зинһар, шул чабатадан кермәгез мәктәпкә”, – дия иде. Аның хакына тиз генә чабатаны шахта галошына алмаштырып керергә тырыша идек.
Безнең белән бергә Киме ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр укыды.
Алар барысы да өр-яңа пальтодан, аякларына яхшы ботинкалар киеп йөри иде. Мәктәп формасы, алъяпкычлар, матур ленталар бары аларда гына. Бик кызыга идек аларның матур өс-башына. Сумкалары да бер күрмәгән күннән иде. Күлле Киме мәктәбенең 4 класс укучылары, укытучылары Паутова Шәрифел, 1946-1947 уку елы).
Кайберәүләр, рәсемгә төшәргә кирәк булса, “детдом кызлары”ннан пальто сорап тора иде. Матур киемнәргә кызыкканыбызны күргән укытучыларыбыз: “Балалар, алар – ятим, ә сезнең әниләрегез исән әле, шөкер”, – дип юаталар иде.
Тәрбияче Таҗиева Түрфәндә истәлекләреннән: “Киемнәрне, җиһазларны гамәлдән чыгару вакытында (списание) директор Я.В. Моровтан кайбер киемнәрне саклап калырга ялына идем. Чабаталы, сәләмә киемле, ач авыл баласына бу киемнәр әле озак хезмәт итә иде. Шундый киемнәрне төенчеккә төреп шыпырт кына авылдагыларга бирә идем”. Бу чор нинди дәрәҗәдә кырыс икәнен исәпкә алсак, олы йөрәкле шәхесләрне истән чыгармау хисе туа, аларга бурычлы итеп сизәсең үзеңне, чөнки мондый адым эштән куылу белән генә чикләнмәгән. Бу мисаллар сугыштан соңгы җәмгыятьнең, авылдагы балаларның язмышы балалар йортларындагыга караганда нинди дәрәҗәдә авыр, фаҗигале икәнен раслый.
Балалар 25 июньнән 28 августка кадәр җәйге дачада, Илләт буенда ял итә. Бу якта җиләк-җимеш күп булуына ишарә ясала отчетта. Шушы җәйге ялны әтисез үскән Шәмсиева Луиза да хәтерли: «Җәй көне әниемә (укытучы Хәтимә Сабирова) ияреп балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән мин дә ял иттем. Ачлы-туклы авыл баласына анда ял итү ниндидер могҗизага тиң иде. Вакытында ашаталар, уйнаталар, кызык-кызык чаралар уздыралар. Иң күңелдә калганы – көймәдә йөрү. Безнең инешләр сай, тумыштан көймә күргән юк, чыннан да, мин үземне шул чакта ниндидер бер сихри дөньяда кебек хис иттем». Кыш көне балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен балалар йортында 20 пар тимераяк, 30 пар чаңгы да бар. Шушы чорда Татарстандагы барлык балалар йортында ярдәмче хуҗалык булган. Бездә дә 1 сыер һәм 1 ат, 2 үгез, 24 дуңгыз асраганнар. 1949 елны балалар йортына вакытлыча куллануга 8 гектар җир бүленеп бирелә. Ул кишәрлеккә 4 га солы чәчәләр, 4 га бәрәңге утырталар. Алынган уңыш: солы – 27, 73 ц.; бәрәңге – 144 ц.
Балаларның тормышы даими күзәтү астында: вакытында урын-җир, киемнәр алыштырыла; чәч-тырнаклар киселә, тешләр чистартыла.Йокы алдыннан аяк-куллар юыла. Ун көнгә бер тапкыр мунчага керү көйләнгән. Көн саен иртәнге гимнастика уздырыла. Өлкән класслар өчен БГТО күнекмәләре нигезендә башкарыла. Отчёт чорында инфекцияле авырулар күзәтелми, балалар арасында үлем юк. Балалар йортында 4 бала бронхоаденит, 11 бала трахома белән Казанда дәвалану үтеп, мондагы табибта күзәтеләләр. Ай саен балалар медосмотр үтәләр. Нәтиҗәләр һәр баланың медицина-санитар кенәгәсенә теркәлә. Шулай ук ай саен балалар үлчәнелә, шул ук кенәгәгә языла. Медикаментлар вакытында тиешле күләмдә кайтартыла. Системалы рәвештә балалар йорты санэпидстанция һәм район сәламәтлек саклау бүлеге күзәтчелеге астында тора.
Укуга килгәндә, беренче яртыеллык арасында (1949-1950) йортта 100 бала, шуның 99 укый, бер кыз бала Казанда дәвалану үтә. 94 балага яртыееллыкта билге чыккан, 5 балага балалар йортына соң килү сәбәпле (15.12.1949), билге чыкмаган. 94 баладан 91 өлгерә. Тәртип буенча билге төшү теркәлмәгән. Тәрбиячеләр күзәтчелеге астында сменалап дәресләр хәзерләнә: 5-7 класс – 17-20 сәгатькә кадәр; башлангычлар – 8-10га кадәр. Укучылар иң элек авыр фәннәрне карый, язма эшләрне; аннан – телдән. Тәрбиячеләр укучыларның тиешле хәзерлеген даими тикшереп тора: индивидуаль якын килә, сораулар биреп, сөйләтеп, өй эшенең сыйфатын тикшерә, өстәмә чаралар уздыра. Шушы эшнең нәтиҗәсе буларак, балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең уку сыйфаты Күлле Киме җидееллык укучыларыныкыннан 10 %ка югары. 40 бала 4-5кә генә укый (42,5 %). Чөнки Бөек Ватан сугышы ятим балалары алдагы еллардагы сукбай балалардан шактый аерылып тора. Алар «лагерь сабагы» үтмәгән, аларның «урам сукбае» булу вакыты баланың психикасын сындыру өчен озакка сузылмаган. Сугыш ятимнәренең әтиләре фронтта, алар күбрәк белемгә тартыла. Уку әсбаплары белән балалар нигездә тулысынча тәэмин ителгән.
Шулай ук күмәк рәвештә балалар өчен киносеанслар да оештырыла. (отчёт чорында 10 сеанс: “Человек с ружьём”, “Битва за Севастополь”, “Подвиг разведчика”, “Адмирал Нахимов”, “И.В. Мичурин”, “Возвращение с победой” һ.б.). Һәр кинодан соң аны анализлау оештырыла. Балалар өчен филармония артистлары да чыгыш ясый (2 концерт).
Китап һәм газета-журналлар белән эш тә монда тиешле югарылыкта. Башлангыч класслар белән китап һәм газеталар белән эш кычкырып уку, эчтәлек сөйләү, сорауларга җавап бирү, журналлар күзәтү юнәлешендә алып барыла; өлкән класслар белән кычкырып уку белән чикләнелми, әсәргә булган мөнәсәбәтне билгеләү, аны тирән анализлау, китап укучы конференцияләре уздыру күздә тотыла. Газеталардан “Пионерская правда”, “Яшь сталинчы”, “Комсомолец Татарии”, “Кызыл Татарстан” киң кулланышта. Балалар йорты китапханәсендә 1400 данә матур әдәбият исәпләнә.
Җәмгыятькә файдалы хезмәттә дә катнаша балалар йорты: “Көз көне балалар йорты өчен “Киме” колхозы басуыннан бәрәңге һәм борчак хәзерләнде. “Киме” һәм “Йолдыз” колхозына 6 центнер күпьеллык үлән орлыгы тапшырылды. 52 бала басуларда кар тотуда катнашты. “Киме” һәм “Каганович” колхозчылары өчен балалар йорты ике тапкыр концерт куйды”. Хезмәт тәрбиясе түгәрәкләр, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү (самообслуживание), столяр һәм тегү мастерскойлары нигезендә алып барыла. Мастерскойлар ике сменада эшли.
Агач эше мастерскоенда – 16 ир, тегүдә 32 кыз бала эшли. Көн саен икешәр сәгать өйрәтү эшләре алып барыла.
Тегү мастерское продукциясе: 1. Мунчала матраслар – 56 шт. 2. Җәймә (простыня) – 123 шт. 3. Мендәр тышы –100 шт. 4. Халат – 5 шт. 5. Повар колпагы – 4 шт. 6. Алъяпкыч – 2 шт. 7. Малайлар күлмәге – 11 шт. 8. Косынка – 6 шт. 9. Ямалган чалбарлар – 40 штук. 10. Төзәтелгән пальтолар – 45 шт.
Агач эшкәртү мастерское продукциясе. Урындык – 52 шт. Өстәл – 4 шт. Тәрәзә рамы – 46 шт. Рәшәткә белән койма төзү – 250 м.
Документларны өйрәнгәннән соң, уникенче номерлы балалар йортындагыларның тормышы авыл балаларыныкына караганда өстен дигән фикер туа. Чабаталар, бишмәтләр юк аларда. Тамаклары да тук. Әтнә районы җитәкчелеге балалар йортларына, башка районнар белән чагыштырганда, тиешле игътибарын биргән. Ләкин алар ятим. Элек балалар йорты булган урында бүген инде зур, матур йортлар үсеп чыкты. Анда бәхетле балаларның шат авазлары ишетелеп тора. Ике катлы биналары күп еллар мәктәпнең интернаты булып хезмәт итте. Хәзер ул да юк. Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел. Үткәннәрсез киләчәк юк. Тарихыбызны барлап кына, без үзебезнең әби-бабайларыбызның якты истәлегенә лаек була алабыз. Ятим балалар булмасын өчен дөньяда тынычлык булуы кирәк. Һәр бала тулы гаиләдә, әти-әни җылысын тоеп үссен. Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы ветераннар советы рәисе.