Эх, апалар, сугыш елларында Теңкәгезгә тиде авырлык. Заман авырлыгын күтәрергә, Зур кайгылар баштан үткәрергә Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да Кайдан алдыгыз сез сабырлык? Сезнең сабырлыкка, батырлыкка Мәңге-мәңге хәйран калырлык!.. Зәлия Вәлиәхмәтова, Казан шәһәре Әбиебез Корбанова Сәрия Гатаулла кызы 1928 елның 12 ноябрендә Татарстан АвтоноСовет Социалистик Республикасынын Арча районы Казак Үртәме авылында, гаиләдә алтынчы бала булып, якты тормышка аваз сала. Кечкенә авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, белем алуын дәвам итеп, өч чакрым ераклыктагы Күлле Киме авылына йөреп укый. Кар-бураннар, салкын яңгырлар астында көн саен алты чакрым басу юлыннан йөгереп йөреп, чыныгып, көчле холыклы кыз бала булып үсә. Көтмәгәндә, аяз күктә яшен суккандай, коточкыч аянычлы хәбәр килеп төшә... Сугыш... 1941 елның 22 нче июненнән 1945 нче елның 9 маена кадәр Ватаныбыз тарихынын аерым бер сәхифәсе - совет халкының Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә каршы фидакарь көрәше башлана.
Сәрия әбиебезнең дә олы абыйларын һәм 50 яшендә булган әтисе Гайнулланы сугышка алалар. Ватан азатлыгын яклап, фронтта гына түгел, тылда да көрәш бара, хатын-кызлар, яшүсмерләр, өлкән яшьтәгеләр җиңү өчен үзләрен аямый, көн – төн хезмәт куялар.
Авылда эшләргә кешеләр калмагач, җиденче сыйныфны тәмамлаган Сәриягә әтисе урынында ат караучы булып эшләргә туры килә.Таңнан атлар җигеп кырга эшкә чыгалар, ә төннәрен, чиратлашып, аларны саклыйлар, су эчереп, ашатып тәрбиялиләр. Ул гына да түгел, сугыш барган яклардан тыныч җир эзләп килгән көтү-көтү ач бүреләрдән дә атларны сакларга кирәк була аларга.
Шулай бер төнне атларның берсе, ашап туйганнан соң, су буена төшеп елгадан су эчкәндә ач бүре килеп, арт санына ябыша да ат егыла. Иртәгесен әбине атларга су эчермәүдә гаепләп, җаваплылыкка тарталар. Хөкем итәргә шәһәрдән судья чакыртып, ачык суд утырышында төрмәгә утыртырга яки сыерларын алып китәргә дигән карарга киләләр.
Үзе өчен түгел, гаиләне туендыручысыз - соңгы малсыз калдырмасын өчен, унбиш яшьлек бала төрмәгә эләгүдән дә курыкмыйча, күз яшьләре белән ходайга ялварып ярдәм сорый. Ничек булгандыр, чын йөрәктән кылган догалары барып ирешкәнме, әллә кеше күңеленә миһербанлык биргәнме – аны аклаганнар. Шушы хәлне авыл халкы озак хәтерләгән әле, чөнки бүредән калган ат итен үләт базыннан алып кайтып, ачлыктан интеккән авылдашлар, бүлешеп, туйганчы ашаганнар.
Әйе, тылдагы хатын-кызларнын иңнәренә тормышның иң ачысы һәм хезмәтнең иң авыры төшә. Көчең җитсә дә, җитмәсә дә колхозның барлык эшендә катнашырга туры килә. Әниләре белән бергә аякларына чабата, өсләренә үзләре теккән телогрейка кигән, ачлы-туклы тормыштан ябыгып, кечерәеп беткән кызлар, сыерлар җигеп, амбарга ашлык ташыганнар. 80 килолы капчыкларны Коркачык станциясендәге заготзернога илтеп, аркаларына салып трапларга күтәреп менгәннәр. Урманнан утын кисеп алып кайту, җир сукалау дисеңме - барысын да көчләрен жәлләмичә, җиң сызганып, якты җиңү көне килер дип, ышанып башкарганнар.
Халыкнын тырышлыгы бушка китми, күптән көткән Җиңү көне килә. Сугыш бетте дигән көнне дә безнен әби кырда пар ат җигеп, җир сукалап каршы ала. Бу көн аның һәм һәр замандашының күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Әтиләре һәм абыйлары да Ватанны азат итеп, исән-сау кайту бәхетенә ирешәләр.
Сугыш беткәннән соң да тормышлар тиз генә җайланмый әле. Никадәр авырлыклар күреп, күпме сәламәтлекләрен югалтса да, Аллага шөкер, хәзерге көндә әбиебез исән - сау. Үзенең изге догалары белән безне яклап, саклап, 4 баласы, 14 оныгы һәм 18 оныкчыгының кадер-хөрмәтендә 91 яшен тутырып, тыныч тормышка куанып яши.
Һәр елны майның ямьле көнендә – Бөек Җиңү бәйрәмендә без Ватаныбыз намусы һәм азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булган, тылда, станок артында Җиңү хакына армый-талмый корал ясаган, колхоз кырларында көне-төне эшләп, батыр совет сугышчыларына, илебез халкына күз яше һәм ачы тир белән сугарылган икмәк үстергән кешеләрне олы ихтирам белән телгә алабыз.