Корпункт:
Әтнә районы Яңа Шашы авылнында "Яшьлек" паркы төзелеп килә. Халыкның бик яраткан, бик матур ял урыны булачак ул. Монысы бәхәссез. Шул ук вакытта биредә Бөек Җиңү юлында корбан булган авылдашларын искә алу объекты да төзелә. Хәтер бакчасы дип атала ул. Биредә аларның исемлеге урын алачак. Ә гомумән парк төзелешенә килсәк, авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗанов сүзләрен китерү урынлы булыр. - Әлегә төзелеш буенча эш бара һәм танырга кирәк әле ул шактый. Әмма без аны тиз арада өлгертү өчен тырышачакбыз. - диде ул.