Корпункт:
Сорокина Фекла Петровна 1930 елның егерме сигезенче июнендә Сарман районы Түбән Чыршылы авылында 4 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Балалык һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. 1952 елда Нарат- Асты авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Николай абый белән 6 кыз , 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Фекла апаның 17 оныгы, 31 оныкчыгы бар, бүгенге көндә балаларына,оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп гомер кичерә. Тормыш иптәше Сорокин Николай 1928 елгы, вафат. Пенсиягә чыкканчы фермада дуңгызлар карый. Бүгенге көндә 6 кызы исән, алар ярдәмендә яши. 4 кызы Чаллыда, икесе Сарманда яши, 5 кызы пенсионерлар. Бүгенге көндә Сарманда яшәүче кызы тәрбиясендә гомер кичерә. “Тыл һәм хезмәт ветераны" исемен йөртә.