Әтнә районы Бәрәскә авылында гомер кичерүче Раушания Хәйбуллина шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Төп чыгышы белән Әйшияз авылыннан Раушания апа. 1937 елда Каенсар мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә ул. Һәм шул бер сыйныфны гына укып кала. Гаиләләрендә биш бала була – иң олысы Раушания. Сугыш башланып, әтисе яуга киткәч тә әние өчен иң зур терәк булып Раушания кала.
Авырлык белән булса да, сыер, сарык асрый алар. Җәйләре басудан малларга печән җыеп уза. Үзләре өчен дә ул елларда төп ризык басуда үскән үлән була. 12 яшеннән әвенгә ашлык сугарга менә кыз.
Күп итеп бәрәңге үстерәләр. “Бәрәңгене турап, мичтә киптереп, сугыштагыларга озата идек. Итне, сөтне, май белән йомырканы хөкүмәткә салым итеп түләдек, – дип искә ала ул. – Әни белән чабаталар үрә идек тә, аны Арча базарына алып барып сата идек. Кыш көне Арча юлы кырыена карлар өйгән дә истә. Мари урманнарында агач кисә идек.”
Әтиләре сугышта башын сала аларның. Кайгы ялгыз йөрми, диләр, 1948 елда өйләре җимерелеп, йорт-җирсездә калалар. Яңасын төзергә сыерларын сатарга туры килә. 1956 елда Бәрәскә авылыннан Фәйзи атлы егеткә тормышка чыга Раушания апа. Өч ул тәрбияләп үстерәләр. Улларының берсе – Казанда, берсе – Мәскәүдә, берсе – туган авылында гомер кичерә. “Һәркайсының гаиләсе бар, Аллага шокер”, – дип куана әниләре. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул, һәр туар таңга сөенеп гомер кичерә.