Корпункт:
Бу картаны Әтнә районы Күәм мәдәният йорты җитәкчесе Борханов Фәрит Фоат улы Бөек Җиңүнең 75-еллыгына карата төзегән булган. Картада сугышка китүчеләр, сугыштан кайткан һәм кайта алмаганнарның тамгалары бар. Шулай ук сугышка китүчеләрнең йорт урыннарында яшәүче булганың бер төсле итеп, ә инде буш йорт урыннарын (яшәүчесе булмаганнарны) икенче төсле итеп билгеләгән ул. Шулай итеп Әтнә районы Күәм авылында сугышка кадәр 322 хуҗалык исәпләнгән. 254 кеше бу авылдан сугышка киткән. Шуларның 125-се кире туган авылына әйләнеп кайта алган. Ә инде 129 кире әйләнеп кайтмый калган. Бу картада Сугышка киткән авылдашларның исемлеге дә бирелгән. Аларның туган еллары да билгеләнгән.