Корпункт:
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында гомер кичерүче Флюра Сафа кызы Шакирова бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә.
Флюра әбигә 90 яшь тулды. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, колхоз идәрәсе вәкилләре, ветераннар советы рәисе катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшь яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
.