«Атадан бала яшь кала, бик күп әшләр башкара»... Ата белән бала арасында бернинди киртә булмаска тиешлеген белсәк тә, аларның арасын беркемнең дә ерагайтырга хакы булмаса да, кызганычка каршы, дәһшәтле Ватан сугышы бик күпләрне әтисез калдырды. Ятим итте, канатларын каерды, гомерлек сагыш утына салды...
Сугыш урлаган еллар
41нче ел балалары... Аларның күбесе әтиләре фронтка киткәндә туарга да өлгермичә карында калган. Әтиләре белән аларны сугыш аерган. Менә-менә якты дөньяга туарга торган сабыйларын, сөекле хатыннарын калдырып туган авылдан чыгып киткәндә иң каты күңелле, иң кырыс ирләр дә күз яшьләрен тыя алмагандыр. Юл тузаны эчендә басып калган ящь хатыннар ачы күз яшьләрен сөрткәндер, карындагы сабыйлар үзләренең барлыгын белдереп типкәндер, тибенгәндер... Кем белә, бәлки, әниләрнең күбесенә шул бала сулышы, бала тибеше бетмәс көч, сабырлык өстәгәндер дә. Юкса, алар сугыш елларында, аннан сонң, да адәм баласы күтәрә алмас хәсрэәтне, авырлыкны ничек җиҗә алырлар иде соң?!
Сугыш бу балаларның бала, үсмер чакларын гына түгел, бишек җырын да урлаган, чөнки әниләрнең көннәре, төннәре эш белән басу-кырларда үткән. Бу сабыйларның күбесе кабыктан эшләнгән арбада, басу түрләрендә үскән. Матчага эленгән сиртмәле бишеккә салынган сабыйларга да бер тапкыр да әти кулы тимәгән, үсә төшкач тә әтиләре түшәмгә кадәр чөймәгән, яратып: «улым, кызым!» диялмәгән...
Һәр йөрәктә эзе бар
Бүгенге көндэә сигез дистәне тутырып килүче бу авылдашларымның балачагын сугыш урласа да, гомерләре эш белән узган. Алар мактаулы хезмәт юлы үткәннар, Ватанга тугрылык саклаганнар, менә дигән балалар үстергәннәр. Чөнки алар - кечкенәдән ил сулышы белән сулаган, Ватан белән бергә елаган, бергә шатланган буын! Алар - тырышлар, булдыклылар!
Тик, сугыш дигән камчының
Һәр йөрәктә әзе бар...
Һәр куңелнең моңы, зары,
Әйтер, сөйләр сүзе бар!
Бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмадык
Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар...
- Әни Красный бор хастаханәсендә мине тудырганда, 15 августта, әтине сугышка алып киткәннәр. Шул китүдән әтиебез әйләнеп кайтмады. Мин әтине күрмәдем, белмим... Үземне белә башлаганда инде сугыш беткән иде. Бар да яхшы, тамак тук булырга тиеш кебек. Юк, ачлык-ялангачлыкны безгә дә татырга туры килде. Әни чистартып, юып, кыздырып биргән кәлҗемәне дә ашадык. Аннан соң кычыткан, балтырган, көпшә, какыга да чират җитә иде. Ий, ул чаклар... Бәрәңге, чөгендер, кишер яфраклары да калмады... Шулай да исән калдык, шөкер! Әтиләр генә кайтмады, - диде уфтанып, 80 яшенә җитеп бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмаган, тормыш иптәше Әгърәф абый белән биш бала тәрбияләп үстергән, бүген улы Фәннүр, килене Алсу белән тату, бәрәкәтле тормышта гомер кичерүче Рабига апа Йосыпова.
Ира апа Симакова әтисе сугышка алынганчы, бер ай элек туа. 1942 елның башында киткән газиз әтисе хәбәрсез югала. «Минем кызым тәпи йөриме әле?» - дип язган бер генә хаты саклана» дип сөйли авылдашым, «Заем өчен самавырга кадәр алып чыгып киткәннәре истә калган», - дип өстәп куя ул.
Ира апа белән Касыйм абый бик инсафлы, тәрбияле ике кыз үстерделәр.
- Әти фронтка китеп бер ай тулгач, мин туганмын, - дип искә ала Галия апа Мусина, - Дүрт бала булганбыз, икесе алданрак үлгән. Без икәү үстек. Ул заманнар бик авыр булды инде. Ашарга ашы, кияргә киеме юк иде. Өстәвенә,
налог белән җәефаладылар. Заем, диделәр... Әтиле кешеләрдән көнләшеп үкси-үкси елаган чаклар күп булды.
Нинди авырлыклар аша үтсәләр дә, бу ятимнәрнең күңелләре кайтмаган. Галия апа белән Разим абый ике бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер оныкларына куанып, сөенеп яшиләр.
Гөлсәм апа Латыйпованың әтисе дә ул дөньяга аваз салган көнне сугышка киткән. Үзе әти кулының җылысын тоймасы да, тырыш авылдашым Миннерәхмән абый белән гаилә корып, пар канатлы гаиләдә алты бала тәрбияләп үстерделәр. Чечня җирендә хезмәт итеп, Батырлык ордены белән бүләкләнгән уллары Фирдүс кенә кыска гомерле булды....
Ачлыгын, ятимлеген, тормышның ачысын-төчесен татып, әтисез үскән кызлар димәссең бу авылдашларымны! Гомерләрен терлекчелеккә багышланган, авылның уңганбулган ир-егетләренә кияүгә чыгып, өчер бала үстергән, аларга яхшы ярдәм иткән Хәлимә апа Шәяхмәтова, Кәүсәрия апа Мөкәшевага ничек хөрмәт белән, сокланып карамыйсың?! Сабыр, итагатьле бу ханымнар ирләрен тәрбияләп соңгы юлга озатып, бала-оныкларының кадерлесе булып яшиләр бүген! Күзләр генә тимәсен!
Бугенге көндә авылдашларыбызны соңгы юлга озатканда юу-пакьләндерү эшләрен башкаручы, гомумән, бик ярдәмчел, игелеклеавылдашым Әкълимә апа Ямалиева да әтисеннән 13 көнлек кенә булып кала.
- без әтине белмибез инде. Ул 42нче елда хәбәрсез югалган.. Бик авырдан үстәк, ягарга утын булмады. Кечкенә арба белән апа-абыйлар утын ташып, черегән берәңге җыеп, ашлык уып тамак туйдырдык. Әле аның киеме дә юк иде! Шуның аркасында беренче сыйныфка бер ел соңга калып кердем. Бик укыйсым килә иде! Мәктәп тәмамлагач сатучы һөнәре алып, 20 ел сатуда эшләдем. Аннан соң колхозда сыер саудым, - дип сөйли бик мөлаем, картаймас җанлы авылдашым.
Миннерахман абый белән 42 ел тигз гомер кичереп өч бала тәрбияләп үстерделәр алар.
- Бугенге көндә биш онык, алты оныкчыгым бар, әле аларны да карашам, - дип сөенә ул.
- Шунысын да әйтим әле, үзем каенана белән 35 ел яшәдем. Киленем Эльмира белән 23 ел бик тату гомер кичерәбез! – дип тә өстәде ул елмаеп.
Өлкән яшьтә булу сәбәпле, әтиләре сугышка алынмаган авылдашларым Җиһангөл Яхина, Вәсилә Шәйдуллина, Фәтхия Гыйльфанова да 1941 елда туганнар. Бәлки, аларның тормышы азга гына булса да җиңелрәк булгандыр.... Тик, сугыш чоры балаларының һәркайсы – сугыш батырына тиң! Иң гди хезмәттән дә яшәеш югарылыгын табып, туган җирдән көч алып, авырлыкларны җинә белеп яшәгән хөрмәткә лаек кешеләр алар!
Әлфирә Низамова