Корпункт:
Кукмара районы Пчеловод авылында яшәүче Захарова Анна Павловна үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән район башлыгы Сергей Димитриев котлады, Россия Президентының котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Анна Павловна гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә ул биш баласының, онык һәм оныкчыкларының кадер - хөрмәтен күреп, улы Борис абый гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.