Мин, Кашапова Нурхая, 1911 нче елда Беренчемай районы Иске Багряҗ –Елховой авылында туып үстем.
Минем бала чагымнан ук тормышыбыз бик авыр елларга туры килде.
Ун яшемнән әнигә ияреп колхоз фермасына эшкә йөрдем. Үсеп буйга җиткәч үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыктым. Дүрт, сау – сәләмәт бала алып кайттым. Һәм, хич уйламаган җирдән ил өстенә кара кайгы килде.
Ул бөтен кешеләрнең дә өй ишекләрен шакыды, шул исәптән безнекен дә. Мин дүрт баламны ияртеп авылны чыкканчы, балаларымның атасын озата бардым.Сугыштан беренче хат килде,әтиебездән хат алу безнең өчен иң олы сөенеч иде. Тормыш иптәшем сугышка хәтле авылда бик әйбәт тракторчы булып эшләде, ә сугышта аңа танк тапшырганнар.Хат шул турыда иде, калган өлешендә балалар , тормыш турында сорашкан.
Бер дә бер көнне, миңа кара пичәт сугылган хат тапшырдылар.Анда сезнең тормыш иптәшегез 1942 – 1943 елларда баргансугышларда, Ленинградны яклауда һәм аны азат итүдә үзеннән зур көч куйды, узе дә шул сугышларда ил өчен батырларча корбан булды дип язылган иде.Мин, дүрт балам белән ( ул вакытта иң олысына 10 яшь иде) ятим калдым. Иремнең үле хәбәрен алгач та бирешмәдем, чөнки мин бу хәбәргә ышанмадым.Кайтыр әле диеп, гөл көтә идем.Алар исән – имин кайтсын дип, алны – ялны белми эшләдек.Авыр кайгыларыбызны эш белән томаларга торышуыбыз да булгандыр инде.Шөкер балаларым исән – имин үсеп кеше булдылар, аларга бу ачы язмышларны күрергә язмасын инде,дөньялар тыныч булсын.Җир йөзендә сугышлар беркайчан да кабатланмасын иде!
Заведующая Музея истории с.Елхова им.ХАхметшина Газизова М.М.