Корпункт:
Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар язучысы фронтовик Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулу уңаеннан ”Вакыт сынавын узган әдип“ дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче әдипнең тормыш юлы, иҗаты һәм китапханә фондындагы китаплары белән таныштырды. Язучының китап укучыларга яхшы таныш булган “Ак чәчәкләр” романы буенча фикер алыштылар, шул әсәр һәм сугыш темасына багышланган татар халкының батыр уллары, кызларының батырлыгы турындагы “Алтын йолдыз”, “Мәңгелек кеше”, “Газинур” романнарыннан өзекләрне сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар. “Ак чәчәкләр”әсәре буенча куелган спектакльдәге Гөлшаһидә җырын күмәкләп башкардылар.