Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы тәкъдим итә.
Бүгенге язмабыз сугыш кырларында ятып калган авылдашыбыз Сибгатуллин Нурмөхәммәт турында. Сибгатуллин Нурмөхәммәт Сибгатулла улы 1909 нчы елны Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Олы Ачасыр авылында туа. Әтисе – Сибгатулла, әнисе - Сабира авылда бик тырыш, эшчән кешеләр булалар. Сибгатулла абый нәселләре белән авылда тегермән тоткан кешеләр. Нурмөхәммәт эшчән һәм тырыш гаиләдә тәрбияләнеп туган авылында гомер итә. 1928 нче елда Кызыл Армия сафларына чакырылып 1932 нче елда яңадан туган авылына әйләнеп кайта. Норлаттан авылга почта ташучы булып эшли. 1934 елда авылыбызның Фәхреҗиһан исемле кызы белән гаилә корып җибәрәләр, өч бала әтисе була. Ике кызлары (Мәдинә, Саимә) һәм бер уллары (Юнус) туа. Матур гына дөнья көткәндә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып китә. Нурмөхәммәтне сугышка әзерли торган курсларга чакыралар. Учениедән кайтып бер кич куна да, 1941 елның 6 сентябрендә фронтка китә. “Смоленск шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итүче поезда барабыз” дигән бердәнбер хаты килеп кала. Һәм шушы елның сентябрь азагында авылга хәбәрсез югалды дигән җан өшеткеч хәбәр килә. Тормыш иптәше Фәхреҗиһан өч бала белән тол кала. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәсендә күтәрә солдат хатыны. Колхозда да хезмәт куя, балаларын да үстерә. Улы Юнус белән килене Наҗия тәрбиясендә гомер кичереп дөнья куя Фәхреҗиһан әби.
Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, шушы гаиләдә бабалары Нурмөхәммәтне искә алмаган кеше юктыр. Бүгенгесе көндә оныгы Зөфәр бабасының күмелгән җирен ачыклау эшләре алып бара. Соңгы мәгьлуматләр буенча Нурмөхәммәт абый 1941 елның 7 октябрендә Вязьма шәһәрендәге концлагерьда булган (шталаг 6 С). Шуннан Польшага алып киткәннәр дигән версия бар. Эле 1942 нче елның январенда исән булган, аннары билгесез. Ләкин туганнары өметләрен өзми, бабаларының күмелгән җирен ачыкларга тырышалар.
Якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән Нурмөхәммәт абый кебек батыр солдатларны онытырга хакыбыз юк. Алар алдында без мәңгегә бурычлы.