Корпункт:
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.
Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгән өлкән буын өчен музейда һәрдаим чаралар, экскурсияләр оештырылып тора. Аның чираттагысы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде. “Шәфкатъ” тернәкләндерү үзәгеннән килгән абый – апалар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, үткән тормыш юлы хәтирәләре белән уртаклашып музей бүлмәләре буенча Сарман ягы тарихы белән танышып йөрделәр. Ә кайчак сөйләүчегә кушылып истәлекләрен яңарттылар.