Рахматуллина (Шабанова) Рәйсә Вәли кызы 1928- елның 15- мартында Кама – Исмәгыйль авылында туа.Бөек Ватан сугышы елларында 13 яшьлек әРРәйсә зурлар белән беррәттән колхозда төрле эштә эшли. 1946- елда Свердлов өлкәсенә барып карьерда эшли башлый.Анда ул әсиргә төшкән немецларның да сак астында эшләвен күрә. 2 елдан Әлмәт районы Мактама кирпеч заводына кайтып эшли башлый һәм шушы ук елда Рахматуллин Габделнур Рахматулла улына кияүгә чыга. Тормыш иптәше нефть чыгаруда эшли. 1955- елда гаиләсе белән Әтнә районы Күнгер авылына ире яклап әти – әнисенә барып яши башлыйлар. Рәйсә Вәли кызы анда мәктәптә эшли. Гаиләдә 4 бала үстерәләр.1969- елда Габделнурны Ташкент шәһәренә җир тетрәүдән соң төзекләндерү эшенә җибәрәләр. Шунда 1981- елда ире вафат була. 1999- елда туган җиренә кайта һәм бүгенге көндә дә Кама - Исмәгыйльдә яши.
“За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г.” медаль.
“50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”
“55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”
“60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”
“65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”
“70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”
“75 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”
РДК