Корпункт:
9 май – Җиңү бәйрәме көнне «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Җиңү Парады үткәрелде. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасы янында кыр кухнясы эшләп торды. Бәйрәмгә килүчеләр өчен “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында төрле интерактив күренешләр, мастер класслар, тематик күргәзмәләр тәкъдим ителде. Шулай ук обелискка чәчәкләр кую тантанасы, бәйрәм концерты булды.