Тиздән 93 яшен тутыручы Зәйнәп апа тормыштан һич зарланмый. Шөкер, сау-сәламәт, җәмәгате янәшәсендә. Авылның, алай гына түгел, Күәм авыл җирлегенең хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны ул.
Тумышы белән Яңа Бәрәскә авылыннан. “Авылыбыз гөрләп тора, халкы күп иде”, - ди. Менә 50 елдан артык Әйшияз авылында яши. Җәмәгате Мәгъдүт абыйның кызларын да үзенеке кебек кабул итә. 5 яшеннән әнисе Фәрзәнә, параличланган бабай һәм күзләре күрмәгән әби белән яши. Шуңа күрә кечкенәдән “эш арбасы”на җигелеп, авырлыклар аша чыныгып үсүе гаҗәп түгел.
- Сугыш чорында әни белән бергә эшкә чыктым. Аеруча урак чоры истә калган, - ди ул.
Чөнки көн саен 30-35әр сутый ура ул. Аннан тыш, “Лабогрейка” урдырган көлтәләрне бәйләп тора. Монысы әнисенә булышкан чор булса, урманга утын кисәргә үзенә генә барырга туры килә. Арча районы Иябашы урманына баруын һич оныта алмый ул. Дөрес, анысы – беренчесе була, шуңа хәтергә нык уелып кала, күрәсең. Аннан соңгылары да бик күп. “Өс-баш начар, аякта чабата, бөтен җиргә су үтә”, - дип искә ала. Кышын фермадан кайтып керми диярлек. Алай гына түгел, йорт саен диярлек йөреп, сарык, тавык тиресләрен ат арбасына тутырып йөрүдә катнаша. Анысын колхоз басуына чыгарып түгәләр. Тирес түгү белән бәйле тагын бер истәлеге бар – очкычлар күренүгә, ни өчендер, лапаска кереп кача торган булганнар...
Янә бер хикмәт – колхоз идарәсе 8 ел дәвамында аларның өендә була. Район вәкилләре килсә дә, аларда төн куна. “Утын өчен керттек инде аларны”, - ди. Салкын чорда туган бозау да кухняның бер почмагында урын таба. Келәтләре колхозның орлыклары өчен склад ролен дә үти.
Соңрак клубта эшли һәм авыл советында дежур тора.
- Әле дә сугыш чорлары искә төшеп, йөрәк сыкрый. Нишләптер, күңелле вакытлар истә калмаган, - ди.
Аның каравы, күптән түгел Россия Президентының зур суммадагы акчалата ярдәмен куанып телгә алды. “Ковид авыруы котырган чорда зур ярдәм булды ул”, - дип куана.
Шөкер, гел хәлен белеп, ярдәм итеп торалар: “Авыл фельдшерына да, больницага да, авыл җирлегенә дә зур рәхмәт”, - ди.
Сөйләшә торгач киләчәкне аз-маз күзаллавын да искә алды. “Авыл советында эшләгән Гыйльметдин абый сөйләгәннәр күңелгә кереп калган. Менә күрерсез әле, йорт саен антенна тырпаеп торачак, машиналар, очкычлар күп булачак дигән иде. Дөрес сүзләр әйткән бит”. – дип елмая.
- Хәзер тормыш шартлары бик яхшы: ни теләсәң шул бар, бөтен авыр эшне техника башкара... бик авыр вакытларны кичердек, - дип көрсенә.