Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Сугыш чоры баласыСөнгатуллина Нурҗихан Мингатин кызы1934 елның 25 нче сентяберендә Елховой авылында күп балалы колхозчы гайләсендә 9 нчы бала булып дөньяга килә.Сөнгатуллина Нурҗихан Мингатин кызының да гомер юлы сикәлтәсез,җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда анарга бары тик 7 яшь кенә була. Нурҗихан апаның әтисе Фин, икенче Бөтен дөнья сугышында катнашып, бертуган Шакир абыйсыда Бөек Ватан сугышына китеп яраланып кайталар.
1955 нче елда Шайдуллин Махмут Хөснелгата улына кияүгә чыга.Икеседә колхозда хезмәт итәләр: Махмут абый комбайнда, Нурҗихан апа фермыда. 62 ел бергә матур, тигез тормышта дүрт ир бала үстерәләр.
Балалары барсыда әтиләре-әниләре кебек уңган – булган, һәрберсенең үз тормышы корылган, илгә – көнгә файдалы эшләрдә эшләп, балалар үстәреп инде алар да, әби – бабайлары горурлыгы булып яшиләр.Сөнгатуллина Нурҗихан Мингатин кызының 11 оныгы бар.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак,зирәк,акыллы, ак күңелле Нурҗихан Мингатин кызының авылдашлары,туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни,оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик кәнәгать ул.Шулай булмый ни җылы өе,табын тулы сые бар.Таяныр терәге, балалары бу йортта еш кунак,әниләренең хәлен белешеп кенә торалар.
Бүген, 90 яшьлек юбилей уңаеннан, музей хезмәткәрләре Нурҗихан Мингатинкызын котларга дип, Түбән Абдул җирлеге башлыгы, мәдәният йорты директоры белән берлектә, аның матур – җылы өендә булдылар. Барысы да бер тавыштан Нурҗихан Мингатинкызына әле бик озак башкаларга үрнәк булып, сәләмәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы белән, хәерле гомер кичерүен теләделәр.
Төзүче Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее