Өлкәннәр көне-әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга багышлап уздырыла торган якты һәм шатлыклы бәйрәм ул. Ул безнең тирә янда, безнең кайгыртуга һәм игътибарыбызга мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә.
Бу көнне төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, алар өлкәннәргә аралашудан ләззәт алырга, проблемаларны онытырга һәм ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.
Миңлебай авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы һәм чәй эчү чарасы үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер һәм яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр.
Миңнебай авыл җирлеге башлыгы Рәхимов Илдар Мансур улы барлык катнашучыларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, барысын да шушы матур көн белән котлады һәм сәламәтлек, бәхет теләде.
Чара ахырында кунаклар җылы һәм кунакчыл очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, очрашудан күңелле хисләр һәм тойгылар гына калды!
Өлкәннәр көне
Корпункт: