1938 елда действительный хезмәткә алына. Ул вакытта гаилә Новотроицк авылында (“Первомайский” совхозында) яши. 1943 елның августында БВС на мобилизацияләнә, июнь 1946 - демобилизацияләнә, рядовой. Ерак Көнчыгышта Японнарга каршы сугыша: 61 танк. див. 61 мсп.
Хәрби часть 15511 дә ГАЗ - АА машинасына укый, трактористка, шоферга права ала. Маршта машинаны отлично йөрткәне өчен часть командиры подполковник Акимов Рәхмәт открыткасы белән бүләкли.
Хезмәте 61 нче танк дивизиясенең 61 нче МСП да уза. Отделение командирыннан 4, взвод командирыннан 5, рота командирыннан 1, батальон командирыннан 1 Рәхмәт (благодарность) ала.
«За победу над Японией», «За боевые заслуги» медальләре (№212319), Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Менә ул документ:
За нашу Советскую Родину!
Товарищ красноармеец Аглямов Александр Аглямович !
Приказом Верховного Главнокомандующего Генералиссиумуса Советского Союза товарища Сталина от 23 августа 1945 г. № 372 за преодоление безводных степей Монголии и форсирование горного хребта Большой Хинган, за отличные боевые действия в боях с японцами при освобождении Маньчжурии личному составу вашей части, в том числе и Вам, ОБЪЯВЛЕНА БЛАГОДАРНОСТЬ.
Командир части полевой почты 15811 подполковник АКИМОВ.
Сугыштан соң “Первомайский” совхозында яшәделәр һәм эшләделәр. Аннан туган авылга кайтып, өй торгыздылар. Күп еллар механизатор булып эшләде.
Әтисе - Гыймадиев Әгъләметдин
Әнисе - Фатыйма Сөнгатулла кызы (1884 - 1982)
Хатыны - Фәсхетдинова Әминә Касыйм кызы (1924 - 2005)
Балалары: Йосыф (1950), Ралиф (1953), Равил (1956), Рамил (1960), Мәдинә (1947), Фидания (1964).
Әминә Касыймовна сугыш вакытында һәм сугыштан соң (21.6.1942 - 20.10.1947) “Первомайский” совхозында тракторист һәм комбайнер булып эшли. Ире Салих кайткач, комбайнда бергә эшлиләр.
1942-1943 елларда Чистайның авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумында 4 ай укып комбайн һәм трактор фәннәрен “отлично”га тапшырып, яңадан эшкә кайта. Бу турыда 1943 елның 19 мартында бирелгән 41 нче номерлы белешмә дә раслый.
Эштән аерылмыйча 1951 - 1953 елларда өч еллык агрозоотехник курсларда укый. Аны да Әминә апа “отлично”га тәмамлый.
Зиреклегә кайткач, 1967-1974 елларда мәктәп интернатында прачка, төнге няня булып эшли.
Салих абый да, Әминә апа да Зирекледә җирләнделәр. Нигезләре - Гатина Кадрияләр янындагы буш йорт. Балалары төрле шәһәрләрдә яшиләр.