Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > САЛИМОВА САИМА САЛИМОВНА

САЛИМОВА САИМА САЛИМОВНА

Район: 
Сармановский

1919 елның 25 декабрендә Рангазар авылында туган.

Алабуга медицина училищесын тәмамлап, шәфкать туташы булып эшләүче Сарман кызы Саимә Сәлимованы 1941 елда хәрби комиссариатка чакыртып алалар. Икенче көнне ул Казандагы хәрби госпитальгә эшкә җибәрелә. Кызның күңеле фронтка – фашистларга каршы сугышка омтыла. Алгы сызыкка җибәрүләрен сорап ул иптәш кызлары белән берничә тапкыр рапорт яза. Ниһаятъ, күп йөрүләрдән соң, аларның соравын канәгатләндерәләр. Саимә һәм аның белән бергә эшләүче шәфкать туташлары Галя, Клавдия, Рая, Балык Бистәсе районы кызы Гандәлиф фронтка китәләр.

Беренче Белоруссия фронтында Саимәнең авыр солдат тормышы башлана. Ул төрле сугыш коралларыннан атарга, противогаз белән эш итәргә өйрәнә. Тырыш, тыңлаучан татар кызы кыска вакытта командирларның ихтирамын яулый. Аны “Безнең Соня”, “Саимочка” дип йөртәләр.

Саимә бер елга якын санротада хезмәт итә. Үзенең тормышын куркыныч астына куеп, пулялар яңгыры астында хезмәттәше санинструктор В.Мамонтов белән бер тәүлек эчендә генә сугыш кырыннан ул 126 яраланы чыгара. Командование аларның икесен дә “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкли.

Медицина хезмәте старшинасы Сәлимованы 1943 елның язында медсанбатка хирургия өлкән шәфкат туташы итеп билгелиләр. Биредә эш тагын да авыррак һәм җаваплырак була. Аларга кайчагында тәүлекләр буе операция бүлмәсеннән чыгарга туры килми.

Санбат палатасында чираттагы операция бара. Кинәт якында гына снаряд шартлый. Операция ясаучы хирург, нык яраланып, аңын югалта. Саимә каушап калмый. Шунда ук аңа ярдәмгә ашыга. Икенче снаряд шартлый, ул тагын да зур күңелсезлек китерә: снаряд кыерчыгы Саимәне каты яралый.

Саимәне тылга җибәрергә телиләр. Ләкин кыз медсанбадта калдыруларын үтенә. Ул яралары төзәлеп аз гына йөри башлагач та үз эшенә керешә.

Медицина хезмәте старшинасы Сәлимова Җиңү көне җиткәнгә кадәр Беренче Белоруссия фронты сафында үзенең авыр, мактаулы юлын дәвам итә. Берлинны алгач, күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бизәп, туган ягы Сарманга кайта.

Язма кыскартылып  “Бөек Җиңү ачысы” китабыннан алынды. Автор Р.Могыйнов. Чаллы, 2005.

Прикреплённые изображения: 
Фронтовики
Опубликовано 25 марта, 2015 - 13:39 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 09/03/2016 - 11:14):https://tatfrontu.ru/node/830483