Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Онытылырга тиеш түгел

Онытылырга тиеш түгел

Корпункт: 
Сармановский

Шәрләрәмә мәктәбендә 18 март көнне Ленинград шәһәрен саклауда катнашкан сугыш ветераны Динмехәмәтов Гайсә абыйның кызы, озак еллар мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан Хадиева З.Г. белән очрашу булды.    Ул әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Укучыларга аның төрле елларда төшкән карточкаларын, орден-медальләрен күрсәтте. Гайсә абыйга тыныч тормышта үзе сугышкан җирләрне күреп кайтырга насыйп булды. Зөлфия Гайсовнаның чыгышында әтисе белән чиксез горурлану сизелеп торды.


Источник: Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе

https://edu.tatar.ru

Опубликовано 3 апреля, 2015 - 11:39 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 03/04/2015 - 11:39):https://tatfrontu.ru/node/830826