Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат концерты булды

Сәнгать мәктәбе укучыларының иҗат концерты булды

Корпункт: 
Арский

Арча мәдәният йортында Арча сәнгать мәктбенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәм Бөтендөнья бию көне уңаеннан “Без синең балаларың, Җиңү” дигән иҗат концерты булды. Язгы изгелек атналыгы кысаларында аңа “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, ветераннар чакырылды. Кунакларны фойеда сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры каршы алды. Концерт зур хор чыгышы белән башланып китте. Төрле бәйгеләр җиңүчеләре  Мөнир Мәрдәнов, Данил Закиров, Илзирә Сираҗиева, Гүзәл Закирова, Энҗе Гарипова, Алина Галимуллина җырлауларын,Ранил Хисамиев, Рәсим Дәүләтбаевның баянда уйнавын, “Гүзәлкәй”, “Энҗеләр” вокаль, курайчылар инструменталь, “Балкашык” кашыкчылар, гитарачылар, “Мирас” гармунчылар ансамбльләре, “Ар–и–Эль”, “Глянец” бию төркемнәре чыгышларын тамашачы алкышларга күмде.

Опубликовано 30 апреля, 2015 - 13:45 пользователем Арскмузей

Источник (изменено 30/04/2015 - 13:45):https://tatfrontu.ru/node/832213