Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Арча районы Иске Кишет авылында Гани Сафиуллин музей комплексы ачылды

Арча районы Иске Кишет авылында Гани Сафиуллин музей комплексы ачылды

Корпункт: 
Арский

6 майда Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин хөрмәтенә мемориаль һәм аның туган нигезендә музей ачу тантанасы булды.

Тантанада федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты.

Әлеге тантананың төп сәбәпчесе, игелекле гамәлдә башлап йөрүче — якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин.

 

Опубликовано 7 мая, 2015 - 07:53 пользователем Арскмузей

Источник (изменено 07/05/2015 - 07:53):https://tatfrontu.ru/node/832450