Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > "Җиңү ядкәре" бәйгесе

"Җиңү ядкәре" бәйгесе

Корпункт: 
Сармановский

Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында “Җиңү ядкәре” исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән.  Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрифҗан ага һәм аның сугыш истәлекләре турында  укучыларга үзенең язмасын тәкъдим иткән иде. Аның эше  Intertat.ru сайтында урын алды һәм ул Диплом белән бүләкләнде.

https://edu.tatar.ru
Опубликовано 13 мая, 2015 - 13:03 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 13/05/2015 - 14:11):https://tatfrontu.ru/node/832859