Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Сарманда яшәүче Мәрьям апага 90 яшь тулды

Сарманда яшәүче Мәрьям апага 90 яшь тулды

Корпункт: 
Сармановский

Күтәмәле авылында туып үскән Әхмәдишина Мәрьям Әхунҗан кызының ямьле июль аенда олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее. Ул гомер буе Ләшәү Тамак авылында тормыш иткән, Муса Җәлил исемендәге колхозда хезмәт куеп, тыл һәм хезмәт ветераны исеменә лаек булган. 
Аңа тыл һәм хезмәт ветераны гына түгел, ә бәхетле дүрт бала анасы булырга да насыйп иткән. Хәзерге вакытта Мәрьям апаның ике баласы Яр Чаллыда, икесе Сарманда яши. Үзе, кызы Хәмдиянең хөрмәтен күреп, район үзәгендә көн күрә.
Мәрьям апаны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамира Сәрвәрова тәбрикләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Балалары һәм оныклары изге теләкләр теләп, Мәрьям апаны юбилее белән котладылар.

http://www.sarman-rt.ru/
Опубликовано 7 июля, 2015 - 08:46 пользователем Хамитова Гузель

Источник (изменено 07/07/2015 - 08:46):https://tatfrontu.ru/node/834395