“СУГЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ” ЭСТАФЕТАСЫ : ЧАТ- КҮҖӘКӘ- АДАЙ
Корпункт:
Күҗәкә авылында Бөек Ватан сугышы батырларын искә алдылар. Җирлектән 194 кеше ил азатлыгы өчен яу кырына китә. 118 ир-егет сугыш кырында ятып кала. Бүген нибары бер ветеран- отставкадагы медицина хезмәткәре Нурфика Абдуллина гына исән. 12 тыл ветераны Җиңү язын каршыларга әзерләнә. Ә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов авылның гына җүгел, районның, илнең горурлыгы.
14 март көнне Күҗәкәдә “Халык батырлыгы-китапларда” әдәби-тематик кичә узды. Әлеге чара “Сугыш хатирәләре” альбом-эстафетасын кабул итү уңаеннан оештырылды. 14 март көнне Чат авылыннан кабул итеп алган альбомны бүген, 20 март көнне Күҗәкә китапханәсе Адай авылына тапшырды.