Шәмсетдинова Гөлнәфис Кадыйр кызына 90 яшь
Корпункт:
Россия Президенты Владимир Путин 90 яшьлек юбилее уңаеннан Базарлы Матак авылында яшәүче Шәмсетдинова Гөлнәфис Кадыйр кызына котлау открыткасы юллады. Ил башлыгының, район башлыгы А.Ф. Никошинның котлау хатын, шулай ук истәлекле бүләкне Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. В. Йосыпов, Әлки районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов, Базарлы Матак авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Ф. Фәттахов тапшырдылар. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
#алькеевскийрайон #базарныематаки