Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.
Закирова Фәрхури Мәслак кызы 1909 елда, Беренче Май районы( хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туып үсә. Фәрхури әбинең туу еллары да, бала чагы да илдәге зур үзгәрешләр белән бәйләнеп барса, матур гына гаилә корып, балалар үстереп яшәгән чорына бөтенләй дә авыр вакытлар туры килә.
-1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлану безнең өчен көтелмәгән, бигрәкләр дә авыр хәбәр булды.Бөтен корган планнарыбыз, хыялларыбыз бер минут өчендә челпәрәмә килде.Бары бер нәрсә, күмәк булгач без баребер җиңеп чыгачакбыз дигән уй гына, бераз күңелгә тынычлык бирә иде. Ул вакытта миңа 33 яшь, ә тормыш иптәшем Әбелгата Закир улына бары тик 35 кенә иде. Әйе, бик авыр ул көннәрне искә төшерүләре...
Әле сугышның беренче елы гына, ә Фәрхури Мәслак кызына инде, ире Закиров Әбелгата Закир улының сугышта хәбәрсез югалуы турында кара пичәтле кәгазь килә.Ул бәләкәй генә, иске агач йортта берсеннә –берсе бәләкәй 8 бала белән тол кала.
“- Авыр иде ул елларда... Ашарга җиткереп булмый,өйләр суык, мичкә ягарга утын аз, миче дә иске. Балаларны ияртеп басуда да, терлекчелектә дә, икмәк җыюга да йөрдек. Ә көзләрен басудан туң бәрәге җыярга бара идек.Балаларым да, үзем дә әтиебез кайтканны бик көттек. Җиңү хәбәрен ишеткәч, бер мәлгә бөтен авырлык җилкәдән төшеп юкка чыккан кебек тоелды.Әммә күпме генә көтсәк тә, әтиебез чыгып киткән капкасын яңадан ачып кермәде”.
Авыл халкы ярдәме белән яңа йорт салып кердек. Ел үткән саен кайгы өстенә – кайгы килә торды. Сигез баладан ике балам гына исән калды. Ә бит ана йөрәге берне генә югалтса да төлгәләнә.
Фәрхури әби соңгы көннәренә хәтле үзенең кызы Мәдинә тәрбиясендә, оныклары һәм кияүе белән яши. Ул хәрвакыт оныклары белән сөйләшеп утырганда, “ - Бүгенге көннең кадерен белегез, сез искиткеч матур заманага туры килдегез, илгә – көнгә кирәкле - яраклы бәндәләр булырга тырышыгыз балакайларым” - дип сүзен тәмамлый торган була.
Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе, Газизова Мәдинә Мисбах кызы.