Асия Шәйхетдиновага 95 яшь.
95 яшьлек олы юбилеен билгеләп узучы Асия Шәйхетдинова гасырга якын гомерен күз алдыннан кичереп, әнә шулай ди. Тумышы белән Әтнә районы Мокшы авылыннан булган Асия әби бүген Ары авылында, оныгы Алсу белән кияве Ришат тәрбиясендә гомер кичерә.
Гаиләләрендә биш бала үсә алар.Әтиләре әле сугыш башланганчы ук вафат була. Асиягә кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Яшьтәшләре кебек үк, бар авыр эшкә дә куркып тормый, тотына ул. Кечкенә генә иңнәре аның кадәр йөккә ничек түзгәндер, исең китәрлек.
-Безне урман кисәргә йөрттеләр. Ай, аның авырлыклары. Әле бит тамагы да тук түгел, бәрәңге боткасы булса, бик зур куаныч инде. Урманнан кайтып кереп булмый иде. Басылып үлгән кызлар да булды инде, агач астында калып. Каршы килмәдек, “Нигә безгә генә икән бу?”-дигән уй да башка кермәде.Эшләдек, яшәдек.
Олы яшьтәгеләр белән бер тигез хезмәт куйдык. Яшьлек белән дә аңлап бетермәгәнбез инде,-дип искә ала ул узган елларны.
Авыр еллар күңеленә тирән яралар салса да, бүгенге көненә бик канәгать ул. Тормышка чыгып ике бала тапкан. Аларның берсе сабый чакта ук вафат булган. Икенчесе бакыйлыкка күптән түгел генә күчкән. Ана йөрәге бу югалту белән килешә алмый.
-Балалар әти-әни тигезлеге белән, матур итеп, рәхәттә яшәсеннәр,-дип тели Асия әби. Сугышлар була күрмәсен. Үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенгенең кадерен белеп яшәсә иде яшьләр,-дип изге теләкләрен җиткерә. Үзенә дә сәламәтлек һәм куанычлы, матур тормыш телик.