Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Ленинград блокадасы шаһитларына ихлас котлаулар юлланды
Корпункт:
Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан район башлыгы Равил Хисаметдиновның ихлас котлаулары ирештерелде һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Бүгенге көндә районда 6 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши.
Район башлыгының бәйрәм котлауларын һәм күчтәнәчләрен хөрмәтле өлкәннәребезгә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм аның урынбасары Луиза Сафина ирештерде. Алар Үтәмеш авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәертдин абый Сәлаховның, Багыш авылында яшәүче Фәһим ага Фәсхиевнең һәм Дүртиледә гомер кичерүче Ленинград блокадасы шаһиты Сария апа Сафинаның өйләрендә булып, хәлләрен белештеләр, тәбрикләүләрен юлладылар.