Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Максим Топилин үзенең җылы сүзләрен ветераннарга җиткерде

Максим Топилин үзенең җылы сүзләрен ветераннарга җиткерде

Корпункт: 
Апастовский

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин Үтәмеш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов янында булып кайтты.

“Мондый рәхәт тормыш безгә зур кыенлыклар аша килде. Без үзебезнең оныкларыбызның, оныкчыкларыбызның хәерле, якты киләчәге өчен тырыштык. Менә, бугенге көндә үзем дә бик матур итеп, хөрмәт тоеп яшим. Барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм!” – диде, Хәйретдин ага Сәлахов.

Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре “Ветеран йорты каршында парад” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов алдында чыгыш ясадылар.

Җитәкчеләр горурлык белән ветеранга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар.

 

Опубликовано 12 мая, 2022 - 10:07 пользователем Ногманов Рамис ...

Источник (изменено 12/05/2022 - 10:07):https://tatfrontu.ru/node/913190